Биографиясе

1946 елның 10 августында Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1970), шунда ук эшли. 1984 елдан Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында биохимия лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре терлекләрдәге листериоз авыруына каршы АУФ штаммыннан вакцина, түләмәгә диагноз кую өчен аллерген, йогышлы авыруларга диагноз кую өчен радиоиммун анализ һәм молекуляр гибридлаштыру ысулларын куллануга карый.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм 2 патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Аминокислотный обмен и иммунохимия листерий различной вирулентности. Казань, 1974.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.