Биографиясе

1921 ел, хәзерге Ютазы районы Аксакүл авылы – 1945 елның 13 феврале.

1940 елдан Кызыл Армиядә.

1944 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче гвардия үзйөрешле тупчылар полкының үзйөрешле туп экипажы командиры (4 нче танк армиясенең 6 нчы гвардия механикалаштырылган корпусы).

1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Проскуров-Черновцы, Львов-Сандомир (икесе дә – 1944 ел), Силезия, Түбән Силезия һөҗүм операцияләрендә (икесе дә – 1945 ел) катнаша.

1944 елның 17–18 мартында Скалат шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак (Украина ССРның Тернополь өлкәсе Подволог районы) экипажы белән дошманның 3 танкын сафтан чыгара, дзотын җимерә; 1944 елның 30 июленнән 11 августына кадәр Самбор шәһәре янында (Украина ССРның Львов өлкәсе) дошманның бронетранспортерын, 2 эре калибрлы пулемётын юк итә, 1945 елның 14 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр Кельце шәһәре (Польша) янында һәм Одер елгасы буенда плацдарм өчен барган сугышларда дошманның танкын, 6 ут ноктасын һәм 3 бронетранспортёрын юк итә.

1945 елның 13 февралендә хәбәрсез югала.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.