- РУС
- ТАТ
Химия машиналары төзү гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1977), профессор (1980), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1989)
1929 елның 2 апреле, Ставрополь крае Пятигорск шәһәре – 1992 елның 5 феврале, Казан.
1952 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли, 1980 елдан машиналар төзү технологиясе һәм машина детальләре кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре үзәктән куучы кыр тәэсирендә тирәлекләрне эшкәртүне көчәйтүче югары нәтиҗәле химия һәм массаалмашу технология аппаратларын эшләүгә; дисперс системаларны ректификацияләү, экстракцияләү, катнаштыру, күчерү һәм ваклауга карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Исследование процесса смещения и разработка композиций, содержащих твёрдую фазу: автореферат диссертации... Казань, 1977.
О моделировании процесса массообмена с учётом флуктуации физико-химических параметров // Инженерно-физический журнал 1982. Т. 43, № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.