Биографиясе

1925 елның 6 сентябре, Арча кантоны Норма авылы — 2012 елның 4 сентябре, Балтач районы, Сасна авылы.

Тракторчылар (1941), эретеп ябыштыручылар (1946) курсларын тәмамлый.

1937–1941 елларда Балтач районының Тимирязев исемендәге колхозында эшли, 1942–1952 елларда МТСта тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, 1952–1982 елларда шул ук районның «Правда» колхозында тракторчы-машинист, тимерче.

Герой исеменә авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен лаек була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Балтач районының Түбән Сасна авылындагы бер урамга Нәфыйкова исеме бирелә.

Әдәбият  

Глухов М. Нафикова Сарвар Нафиковна // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.