Тарихы

1710 елга кадәр хәзерге Питрәч районындагы Янсуар авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек, сатуга күмер яндыру тарала.

1861 елгы реформадан соң авылга руслар күченеп килә.

XX йөз башында изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1888 елда ачыла, 1908 г. земство мәктәбе итеп үзгәртелә; 1920 елда 24 ир бала һәм 16кыз бала укый), су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 713,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомарбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Зур Мәшләк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Дружба» колхозы оештырыла. 1956, 1962 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Правда» колхозы (үзәге – Үри Чаллысы авылы), 1972 елгы мәгълүматлар буенча – Калинин исемендәге колхоз (үзәге – Тәберде Чаллысы авылы; хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1992 елдан «Энергетик» агрофирмасы» дәүләт унитар предприятиесе эшли.

Халкы башлыча тирә-яктагы авыллар предприятиеләрендә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1956 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Г.П.Васильева (1932 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 294,
1897 елда – 447,
1908 елда – 558,
1920 елда – 509,
1926 елда – 423,
1938 елда – 370,
1949 елда – 285,
1958 елда – 237,
1970 елда – 200,
1989 елда – 103,
2002 елда – 178,
2010 елда – 162,
2020 елда – 139 кеше (керәшен татарлар – 91,5%, мөселман татарлар – 3%, руслар – 2,5%, кыргызлар – 1,5%, башкортлар – 1,5%).