- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1927 елның 4 октябре, Буа кантоны Каратал авылы — 1992 елның 30 сентябре, Казан.
Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1949).
1949–1950 елларда Хезмәт ияләре депутатларының Свердловск шәһәре Чкалов район советы башкарма комитеты финанс бүлеге өлкән инспекторы.
1951–1956 елларда Хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәре Ленин районы советы башкарма комитеты инспекторы, 1956–1960 елларда финанс бүлеге мөдире, 1960–1964 елларда рәис урынбасары, 1964–1969 елларда Казан шәһәре Бауман районы советы башкарма комитеты рәисе.
1969–1979 елларда ТАССР МСның Тәэминат һәм сату идарәсе башлыгы.
1979–1984 елларда ТАССР Дәүләт матди-техник тәэминат комитеты рәисе.
1984–1988 елларда ТАССР финанс министры.
1985–1990 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.