Биографиясе

1944 елның 28 апрелендә, Казахстан ССРның Урал өлкәсе Чапаев районы Битек авылында туган.

1965 елда Саратов авыл хуҗалыгы механикалаштыру институтын тәмамлый.

1967 елдан РСФСРның Көньяк-Көнчыгыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (Саратов шәһәре). 1970–1979 елларда Казахстан ССРның Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру фәнни-тикшеренү институтында, 1979–1983 елда Казахстан ССР «Госкомсельхозтехника»сының Хезмәтне фәнни оештыру һәм җитештерү белән идарә итү үзәге директоры.

1983–2000 елларда Усть-Каменогорск юл төзү институтының Алма-Атадагы гомумтехника факультетында кафедрасы мөдире. 2000 елдан Казахстан Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясендә эшли.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре мәгълүмат һәм хисаплау техникасына, машиналарның техник төзеклеген сүтмичә тикшерүгә, җитештерүне механикалаштыру һәм автоматлаштыруга карый.

Уйлап табуга 10 нан артык авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Механизация процессов управления в сельском хозяйстве. Алма-Ата, 1975.

Опыт диспетчерского управления в хозяйстве. М., 1981.

Техническая диагностика сельскохозяйственных машин. Алма-Ата, 1981.