Биографиясе

1929 елның 1 гыйнварында Кукмара районы Олыяз авылында туган.

Урта Азия университетын тәмамлаганнан соң (1956, Ташкент), Үзбәкстан терлекчелек институтында эшли. 1967 елдан Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясенең Зоология һәм паразитология институтында, 1977–1985 елларда Физиология институтында, 1987 елдан Сырдәрья педагогия институтында (Гөлстан шәһәре) гомуми биология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре экологиягә һәм чүлдә тереклек итүче имезүче хайваннарның физиологиясенә карый.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча канның биохимик үзенчәлегенә характеристика бирә, эссе климат шартларында яшәүче кимерүчеләрнең йокыга талган, авыру һәм эмоциональ стресслар алган һ.б. халәтләрдә калкансыман бизләрендә функциональ активлык үзенчәлекләрен ачыклый, сезонлы биоритмнары бозылганда, сөйрәлүчеләр һәм кимерүчеләрдә физиологик функцияләр үзгәрешен күрсәтә. Тауда тереклек итүче имезүче хайваннарны өйрәнү һәм саклау ысулларын тәкъдим итә.

Хезмәтләре

Спячка животных и функция щитовидной железы // Общая биология. 1975. Т. 36, № 6 (автордаш).

Лабораторные и дикие грызуны. Ташкент, 1981.

Эколого-физиологические особенности рептилий и грызунов аридной зоны. Ташкент, 1985.

Нутриеводство. Ташкент, 1988.