Биографиясе

1939 елның 13 маенда Апас районы Апас авылында туган.

1973 елда Казан педагогика институтын тәмамлый. 1963–1975 елларда Казанда һөнәри-техник белем бирү системасында (производствога өйрәтү мастеры, техник училище директоры урынбасары, директоры), 1975–1978 елларда Таҗикстан ССР Спорт комитеты рәисе ярдәмчесе.

1978–1986 елларда Казан укыту курслары комбинаты директоры, 1986–1989 елларда ТАССР Һөнәри-техник белем бирү дәүләт комитеты рәисе урынбасары, 1989–1992 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының укыту-методик тәэминат бүлеге башлыгы, 1992–1995 елларда Татарстан агробизнес һәм кадрларны яңадан әзерләү институты директоры, 1995–1999 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисад һәм хокук фәннәре институтының икътисад бүлеге мөдире.

1999 елдан Казан социаль-юридик институты проректоры, 2003 елдан Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә итү һәм хокук институтының Казан филиалы директоры.

Фәнни тикшеренүләре базар икътисады шартларында агросәнәгать комплексын реформалаштыруга карый.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә. ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы (1983).

Хезмәтләре

Региональные особенности развития сельскохозяйственных предприятий в условиях рынка и рыночных отношений. Казань, 1993.

Научные принципы и организационные основы формирования многоукладного сельского хозяйства в условиях рыночных отношений в АПК. Казань, 1994.

Организация и эффективность ведения крестьянского (фермерского) хозяйства. Казань, 1994.

Развитие сельскохозяйственных предприятий в Республике Татарстан. М., 2001.