Биографиясе

1957 елның 20 июнендә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә туган.

1979 елда Башкорт университетын, 1995 елда Халыкара административ идарә итү институтын (АКШ), 1996 елда Балтыйк экология, сәясәт һәм хокук институтын (Санкт-Петербург) тәмамлый.

1986–1989 елларда «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендә әйләнә-тирә мохитне саклау лабораториясе инженеры, башлыгы. 1989–1992 елларда халык депутатларының Чаллы шәһәр советы башкарма комитетында экология һәм табигатьне саклау бүлеге башлыгы, Чаллы шәһәренең баш экологы. 1992–1994 елларда Кама экология фонды президенты – генераль директоры, 1994–1995 елларда Татарстан Республикасы Экология фондының Кама буе бүлеге директоры.

1997–1999 елларда Казан технология университетында икътисад кафедрасы профессоры, бер үк вакытта 1998–1999 елларда Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары, Затлы металлар һәм ташларның дәүләт фондын оештыру һәм саклау буенча Татарстан Республикасы Департаменты директоры. 1999–2001 елларда Халыкара сәнәгать банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары, «Рослеспром» (Мәскәү) ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары. 2000 елдан Россия хокук саклау органнары хезмәткәрләре ассоциациясенең (Мәскәү) вице-президенты.

1990–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 1995–2000 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты, 1995–1998 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының экология иминлеге, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану даими комиссиясе рәисе урынбасары, 1995–2000 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының экология буенча депутатлар фракциясе рәисе.

Фәнни-тикшеренүләренең төп юнәлешләре әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалануның икътисади механизмнарына карый.

Хезмәтләре

Разработка и реализация экономического механизма природопользования. Казань, 1991.

Разработка и совершенствование экономических методов управления природопользованием в условиях перехода к рынку. Казань, 1992.

Дифференциальная рента и экономическая оценка минеральных ресурсов. М., 1996.

Ресурсы нефти и газа России на рубеже веков (экономические и эколого-экономические аспекты). М., 1998 (автордаш).