- РУС
- ТАТ
Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре кандидаты (1946)
1899 елның 28 июле, хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Пәлдәңге авылы – 1972 елның 20 июне, Казан.
Архангельск реаль училищесен (1918), Казан педагогия институтын (1934) тәмамлый.
1934–1939 елларда Казан педагогия техникумында һәм сәнгать техникумында укыта. 1939 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1946–1951 елларда Казан педагогия институты укытучысы һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире. 1951–1960 елларда Казан университетында укыта.
Хезмәтләре татар әдәбияты тарихын дәверләргә бүлеп өйрәнүгә, Г.Тукай иҗатына карый.
Урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы.
Халык шагыйре Габдулла Тукай. Казан, 1956.
Творчество Габдуллы Тукая. Казань, 1948.
Гиниятуллина А.К. Писатели Советского Татарстана: библиографический справочник. Казань, 1970.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.