Биографиясе

1842 елның 25 ноябре (7 декабре), Казан – 1908 елның 7 июле, шунда ук.

1866–1867 елларда ирекле тыңлаучы булып Казан университетына лекцияләргә йөри (укуын тәмамламый). 1870–1875 елларда Казанда аерым гаиләләрдә балаларга тарих, география укыта.

1875 елдан Дәүләт банкының Казан бүлегендә кассир, 1876–1881 елларда сәркәтип. 1881 елдан Казан уку округы идарәсендә бухгалтер.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятен оештыруда катнаша (1878), җәмгыятьнең шәрәфле әгъзасы була (1905).

1866 елда П.П.Васильев белән бергә «Казанда китапчылык эше» («Казанское книжное дело») җыентыгын нәшер итә.

1868 елның декабреннән «Казанский биржевой листок»ның сәркәтибе, 1870 елның май-июнендә мөхәррире.

1872–1874 елларда «Камско-Волжская газета»ның нашире-мөхәррире.

Иҗаты

1870 елларда Казанда иҗтимагый-әдәби түгәрәк оештыра һәм аның җитәкчесе була, эмиграциядә яшәүче оппозиция һәм революцион хәрәкәт вәкилләре, шул исәптән I Интернационалның рус секциясе белән элемтәдә тора.

Җирле матбугатта Н.Н.Булич, Д.В.Григорович, Н.И.Костомаров, М.Е.Салтыков-Щедрин, А.П.Щапов кебек шәхесләргә багышланган мәкаләләр бастыра.

Н.Г.Чернышевский белән 1861 елдан таныш була, соңрак аның хезмәтләре исемлеген төзи (1868–1871, басылмаган). «Материалы для полного собрания сочинений И.С.Тургенева» библиографик белешмәсен бастырып чыгара (1883).

Ул төзеп нәшер иткән «Из Казанской истории»(1906), «Казань и казанцы» (1–2 басма, 1906–1907) җыентыкларында дворян һәм сәүдәгәрләрнең шәҗәрәләренә нисбәтле материаллар, шәһәр башлыклары һ.б. турында мәкаләләр, 1794–1894 еллар Казан зираты турында мәгълүматлар тупланган.

Көнкүреш вакыйгаларына багышланган хикәяләр, хатлар рәвешендә язылган, Нерон яшәгән чорны тасвирлаган «Христиане» повесте (1887) һәм «Иная жизнь: Старая, но вечно юная секта» (1906) романы авторы.

Идел буе, Урал һәм Себер төбәге язучылары, журналистларының биобиблиографик сүзлеге, Казан энциклопедиясе өчен әзерләнгән язмалары тәмамланмыйча кала.

Ул туплаган сирәк очрый торган китаплар вафатыннан соң Казан университеты китапханәсенә тапшырыла.

Хезмәтләре

Обозрение корреспонденции из Казани в русских газетах и журналах за 1866 год. Казань, 1867.

Краткие сведения о жизни Г.И.Солнцева. Казань, 1867.

Воспоминания об И.А.Шидловском. Казань, 1884.

Заволжская вивлиофика. Казань, 1887. Вып.1.

Историческая объяснительная записка наименований улиц. Казань, 1899.

К столетию учреждения учебных округов: краткий исторический очерк Казанского учебного округа. Казань, 1903.

Әдәбият

Н.Я.Агафонов (1842–1908): некролог. Казань, 1908.

Каталог книг библиотеки покойного Николая Яковлевича Агафонова в Казани. Казань, 1911.

Русские писатели 1800–1917: биографический словарь. М., 1989. Т.1.

Автор – Е.Б.Долгов, В.А.Шагалов