Биографиясе

1937 елның 31 июлендә Казанда туган.

Казан авиация институтын тәмамлый (1961). 1963 елга кадәр Оренбург машиналар төзү заводында эшли.

1963 елдан (бүленеп, 1966–1976 елларда Авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы әйдәп баручы конструкторы, сектор башлыгы, 1985–1987 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире) Казан техника университетында: проректор (1987–1992), двигательләр җитештерү технологиясе кафедрасы мөдире (1992 елдан).

1985–1988 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җитештерүнең технологик процессларын комплекслы автоматлаштыруга һәм двигательләрне электрон хисаплау машиналары кулланып сынауга карый.

СССРда беренчеләрдән булып авиация двигательләрен сынау өчен автоматлаштырылган системаларны һәм оптималь технологик процесслар төзү мәсьәләсен күтәрә һәм хәл итә; автоматлаштырылган технологияләрне математик һәм имитацияләп модельләштерүне гамәлгә ашыра (1966). Автоматик сынау процессын компьютерда өйрәтү комплексларын эшли.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Автоматизация мелкосерийного машиностроительного производства и качество продукции. М., 1983.

Автоматизированные испытания в авиастроении. М., 1989.

Әдәбият

Казанский авиационный институт / под ред. Ю.В.Кожевникова. М., 1986; Казанский авиационный институт / под ред. Г.Л.Дегтярева. М., 1992.