«Записки Центрального архива Татарской Советской Социалистической республики» журналының дәвамчысы.

Оештыручылары – Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы, Татарстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы, «Казан» милли мәдәният үзәге.

1995 елның маеннан Казанда рус һәм татар телләрендә нәшер ителә.

Беренче баш мөхәррире Д.Р.Шәрәфетдинов.

Төп эчтәлеген Татарстан Республикасының, РФ архивлары документлары, якын һәм ерак чит илләрдән, бигрәк тә Урта Азия һәм Төркиядән алынган материаллар, аларның шәрехләре тәшкил итә.

Документлар журналда төп нөсхә телендә басыла.

Төп рубрикалары: «Милли-мәдәни яңарыш юлында», «Гасырлар төбеннән», «XX гасыр: тарих сәхифәләре», «Шаһитлыклар. Мемуарлар», «Язмышларда һәм документларда заман», «Шәхси архив», «Фикерләр. Хөкемнәр. Фаразлар», «Яңа басмалар. Бәяләмәләр һәм рецензияләр», «Мәгълүмат. Хроника».

Журнал тарих, археология, этнография, сәнгать, әдәбият, фән һәм дин тарихы (беренче чиратта Идел-Урал төбәгендә), шулай ук Татарстан Республикасында архив һәм музейлар эшенә караган мәсьәләләрне яктырта.

Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дворяннар, сәүдәгәрләр, революциягә кадәрге интеллигенция вәкилләре эшчәнлегенә багышланган тарихи-биографик материалларга зур урын бирә.

Журнал редакциясе кушымта китаплар да бастыра.