Биографиясе

1936 елның 24 декабрендә Куйбышев өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә туа.

Мәскәү нефтехимия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1964). 1957 елдан ТатНИПИнефтьтә эшли: 1969 елдан сектор, 1986 елдан скважиналар бораулаудагы катлауланулар белән көрәшү лабораториясе; 1991 елдан скважиналарны локаль ныгыту, 1997 дән скважиналар төзү техникасы һәм технологиясе бүлекләре мөдире, 2004 елдан «Татнефть-Регионнар» Акционерлык Җәмгыяте (Әлмәт) баш белгече.

Фәнни иҗаты

Халыкара күләмдә беренчеләрдән булып локаль ныгыту һәм катламны аеру ысулын куллана һәм гадиләштерелгән конструкцияле скважиналар төзү мөмкинлеген исбатлый. Аның эзләнүләре һәм тикшеренүләре нигезендә скважиналар төзү процессында энергия һәм материал сыйдырышлылыгын киметүнең конкрет мәсьәләләре хәл ителә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләр

Бурение нефтяных и газовых скважин: Учеб. М., 1969 (автордаш).

Isolation profile liner helps stabilize problem well bores // Oil & Gas Journal. Week of September 2. 1995.