- РУС
- ТАТ
нәкышьче, график, бизәүче рәссам, педагог, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2007)
1956 елның 15 апреле Төмән өлкәсенең Югра районы Вяткино авылында туа.
Түбән Тагил педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1979).
1979–1984 елларда Мегион шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә укытучы (Ханты-Манси автономияле округы), 1989–2006 елларда үзе үк оештырган этнографик юнәлешле Балалар шәһәр сәнгать мәктәбе һәм Төньяк балалар иҗаты музее директоры.
2006 елдан Төмән шәһәрендә, «Төньяк балкышы» ҖЧҖнең (сәнгать салоны) ген. директоры.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1996).
Мөхәммәтова — күпкырлы рәссам. Ерак Төньяк табигатенә һәм анда яшәүчеләргә хас ачыклыгы, үзенчәлекле образлылыгы белән аерылып торган әсәрләр авторы, аның картиналары халык риваятьләре чагылышы булган әкияти һәм хыялый ассоциацияләр белән тулган.
Мөхәммәтованың әсәрләре — нәкышь картиналары, графика (станлы табаклар һәм китап иллюстрацияләре), коллаж яки ефәктәге бизәк (батик) — сәнгать теленең декоративлыгы, композиция үзенчәлекләре (фәзаи планнар тәңгәллеге), орнаментлар һәм колоритлар куелыгы белән җәлеп итәләр. Мөхәммәтованың иҗади үзенчәлегендә татар декоратив культурасына якын торган ханты-манси сәнгатенең орнаментлар байлыгы зур роль уйный: «Орнамент» батик композицияләре (1989), «Чәчәкләр төше» (1996), «Мәхәббәт» (1998) диптихы, «Ак авазлар», «Хикәя» (икесе дә — 1999), «Алтын кош», «Болан авазы» (икесе дә — 2000), «Югра» сериясе (1997–2000).
Мөхәммәтова батик белән беррәттән нәкышь һәм графика өлкәсендә дә үзенчәлекле авторлык стилистикасына ия пейзаж (киндер, майлы буяу — «Кара болыт», 1995; «Тундра җырлый», 1997; «Поляр йолдыз», 1999; акварельле монотипия — «Торум», «Мәңгелек», икесе дә — 1999; «Аганада көз» акварельләр сериясе, 1999), портрет (киндер, майлы буяу — «Аули», «Утчани — ак әби», «Шаман», барысы елларда — 1990; «Чехломейдан Света Покачёва портреты»; «Төньяк кызы» монотибы, 1995), композицияле картиналар («Шаман», 1995; «Аюлар бәйрәме», 1997; «Каен тузына язылган хикәя», 1998; «Аннэга багышлыйм», 1995; «Төньяк» монотипия триптихы, «Зәңгәр төньяк» монотипия һәм акварель триптихы, икесе дә — 1999; тушь белән ясалган «Ана» рәсеме, 1995) жанрларында да уңышлы эшли.
Мөхәммәтова ханты шагыйре Ю.К.Вэлланың «Ак авазлар» китабына (Сургут шәһәре, 1996), Н.Смирновның «Фетнә» повестена (Нижневартовск, 1997), Мегион авторларының «Төньяк күге астында» чәчмә һәм шигъри әсәрләр җыентыгына (Нижневартовск, 2001) һ.б.га иллюстрацияләр ясый. Аның әсәрләреннән иллюстрация һәм репродукцияләр «Югра» журналында, «Эринтур» альманахында басыла. Мөхәммәтова — уку-укыту процессына, рәссамнар иҗатына, гамәли бизәлеш сәнгате өлкәсендәге орнаментларга һәм халык осталыгына; Ханты-Манси округындагы сәнгать мәктәпләрендә гамәли бизәлеш сәнгатен укыту программаларына багышланган язмалар авторы (2000, 2002).
Төмән өлкәсенең сынлы сәнгать буенча В.И.Муравленко фонды бүләге лауреаты (2005).
Шәһәр (Нижневартовск шәһәре, 1987 елдан; Мегион шәһәре, 1989 елдан), округ («Сәнгатьле Югра», Лангепас шәһәре, 1996, 2001), өлкә (Мегион, Төмән, Тобол, 1990 елдан), бөтенроссия («Россия рәссамнары», Мәскәү, 1993; «Сәнгать-сәнәгать күргәзмәсе», Новгород шәһәре, 1996; «Россия — безнең йортыбыз», 2002), халыкара (София шәһәре, Болгария, 1991), Фин-угор халыклары фестивале (Ханты-Мансийск шәһәре, 2002) күргәзмәләрендә, шулай ук «Татарларның гамәли бизәлеш сәнгате: үткәне һәм киләчәге», «Төрки сәнгать» (икесе дә — Тобол шәһәре, 2002) һәм «Пленэр» халыкара симпозиумы (Залаэгерсег шәһәре, Венгрия, 2005) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Нижневартовск (1989, 1991 елда Ю.А.Бычков белән бергә; 1994, 2000), Төмән (1992, 1997), Ноябрьск (1993), Лангепас (1994, 1995), Ханты-Мансийск (1995, 1998), Мегион (1996, 1998, 2000), Покачи (1996), Тобол (2001), Когалым (2001) шәһәрләрендә уза. Әсәрләре Германия, Кытай, Япония, АКШ, Болгария, Финляндия, Венгриядә шәхси тупланмаларда саклана.
Рисунки из стойбища: Первый сборник графических работ. Шадринск, 1992;
Декоративно-прикладное искусство народов Севера. Мегион, 2000 (автордаш).
Борко Т. Творчество Альфии Мухаметовой, художника, директора детской художественной школы г.Мегиона // Югра. 1995. № 4;
Альфея Мухаметова. Живопись, графика, декоративно-прикладное искусство: Каталог. Нижневартовск, 2001;
Альфея Фахриттиновна Мухаметова: Биобиблиогр. указ. Мегион, 2001.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.