Палеографик тикшеренүләр объекты булып язу үрнәкләре (алфавит системасы), аларның язылыш үзенчәлекләре (графика эволюциясе, почерк), язу материалы, язу коралы, бизәлеше (кыр чәчәкләре, язу ахырына куела торган бизәк, орнамент, миниатюралар, инициаллар), буяулар, каралар, филигрань (су билгеләре), тамгалар, штемпельләр, формат, тышлык, күбесенчә XIX йөзгә кадәрге кулъязмаларны раслаучы билгеләр (беркеткечләр, мөһерләр һ.б.) тора.

Палеография бурычлары: текстны хатасыз укып чыгу һәм аның мәгънәсенә төшенү күнекмәләрен булдыру, кулъязманың язылу вакытын, урынын һәм авторын, шулай ук аның төп нөсхә булуын билгеләү.

Палеографик ысулның асылы — кулъязманың тышкы билгеләре җыелмасын өйрәнү һәм аларның бер-берсенә, шулай ук җәмгыятьнең билгеле бер чордагы социаль-мәдәни үсеш дәрәҗәсенә (җитештерүнең торышына, дәүләт аппаратының эшләү, эш башкару системасы үзенчәлекләренә, идеологик карашларга) туры килүен ачыклау. Кулъязма билгеләрен тикшерү текстны тарихи хронология, метрология, дипломатика, тарихи география, тел тарихы, генеалогия, топонимика, ономастика, кодикология кебек башка ярдәмче тарихи фәннәр, шулай ук чыганакларны өйрәнү гыйлеме белән бергә алып барылырга тиеш. Кулъязманың датасын күрсәткәндә палеографиянең төп принцибы — иң соңгы палеографик билгеләрне кую. Алфавит һәм тел системасыннан чыгып, грек, латин, славян-рус, әрмән, грузин, борынгы төрки (уйгыр язулы), төрки-татар (гарәп язулы) һ.б. палеография аерып күрсәтелә.

Көнчыгыш Европаның борынгы төрки палеографиясенә караган тикшеренүләр — Я.О.Ярцов, В.В.Радлов, төрки-татар палеографиясе тикшеренүләре В.В.Григорьев, И.Н.Березин, Д.Банзаров, В.Г.Тизенгаузен, Х.Фәезханов, В.В.Вельяминов-Зернов, А.Н.Самойлович, С.Г.Вахитов, В.А.Крачковская хезмәтләрендә яктыртыла.

Җүчи Олысына караган рәсми актларны палеографик тикшерүгә М.Г.Госманов шактый өлеш кертә.

1970 еллардан Казан университетының тарих факультеты студентларына гарәп язулы татар, шулай ук рус палеографиясе курслары укытыла.

Автор — Д.Г.Мостафина