- РУС
- ТАТ
Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институты. Төп бина
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы буларак 1945 елда оештырыла, 1963 елдан Геология буенча СССР Дәүләт комитетының Геология институты, 1972 елдан СССР Геология министрлыгының Бөтенсоюз руда булмаган файдалы казылмалар фәнни-тикшеренү институты, 1992 елдан хәзерге исемендә. 1993 елдан ТР Фәннәр академиясенең фәнни-методик җитәкчелегендә.
Оештыручысы һәм беренче директоры – Л.М.Миропольский (1945–1963).
Институтта 3 фәнни үзәк (геологик-икътисади, аналитик-технологик, компьютер-аналитик) һәм 4 бүлек: аналитик; сәнәгать минераллары ятмаларын фаразлау һәм бәяләү; технологик сынаулар; җир асты байлыкларыннан файдалануны икътисади һәм мәгълүмати тәэмин итү.
Институт составында Руда булмаган файдалы казылмалар тәҗрибә-методик экспедициясе (1971–1984), Ереван һәм Ташкентта тәҗрибә-методик бүлекчәләре (1973–1983) була.
Фәнни юнәлеше — нигездә, каты руда булмаган файдалы казылма чыганакларны ачыклау, эзләү, бәяләү һәм геологик-эзләнү эшләрен фәнни-методик яктан тәэмин итү. Күпчелек металл булмаган казылмаларның барлыкка килү процессы, утырма бассейнның төрле типларында аларны локальләштерү шартлары өйрәнелә. Төп чыганакларны ачыклау һәм эзләүнең методик нигезләре (Ю.В.Баталин, У.Г.Дистанов, А.С.Михайлов, В.Г.Чайкин һ.б.), палеобассейн һәм руда барлыкка килү процессларының геологик-геохимик модельләре эшләнә. СССРда — цеолитларның (СССР хөкүмәте бүләге, 1990; У.Г.Дистанов, А.С.Михайлов һ.б.), ТРда яңа һәм традицион булмаган Фәннәр академиясейдалы казылмаларның (ТР Дәүләт бүләге, 1998; У.Г.Дистанов, И.В.Дьячков, А.В.Шишкин һ.б.) чимал базасы булдырыла, ТРда руда булмаган файдалы казылмаларны нәтиҗәле куллануның минералогик-технологик чишелешләре эшләнә (ТР Дәүләт бүләге, 2003; В.Ф.Горбачёв, Т.П.Конюхова, Т.З.Лыгина һ.б.). ТР территориясенең геологик төзелешенә җентекле характеристика бирелә (ТР Дәүләт бүләге, 2005; Е.М.Аксёнов, С.О.Зорина һ.б.), Идел-Кама төбәгенең (В.И.Аверьянов, У.Г.Дистанов, Н.В.Кирсанов, В.Н.Незимов һ.б.) һәм Рус платформасы утырма тышлыгының рифей-венд утырмаларының (Е.М.Аксёнов, Л.Ф.Солонцов һ.б.) стратиграфик схемалары эшләнә. Рус платформасында авлакоген типлары билгеләнә (Р.Н.Вәлиев). СССР, РФ территорияләренең геологик-икътисади (ТР Дәүләт бүләге, 1995; Р.К.Садыйков, И.Н.Тихвинский, И.Л.Шаманский һ.б.), СССРның фосфат һәм тау техникасы чималының төп төрләрен алдан ачыклау — минерагеник, СССРның Европа өлешендәге Көнчыгышның — тектоник (Е.М.Аксёнов, Б.С.Касыймов, Э.Х.Рәхмәтуллин һ.б.), җир кабыгының эчке төзелешенең — геофизик (40–45 км га кадәр тирәнлектә; Г.Е.Кузнецов, А.Г.Салихов, И.М.Уразаев һ.б.), гидрогеол., Урта Идел буеның инженерлык-геологик (М.С.Кавиев, А.И.Азизов, Е.Ф.Станкевич) һ.б. карталары төзелә. Руда булмаган файдалы казылма чыганакларның (Е.М.Аксёнов, Г.Г.Ахманов, У.Г.Дистанов, О.Б.Кузнецов, А.А.Сабитов, В.А.Тимесков, А.И.Шевелёв һ.б.), күмер (А.П.Блудоров, А.В.Шишкин, Г.Н.Шубаков) һәм углеводородларның (Б.М.Йосыпов, В.А.Лобов, Н.Б.Вәлитов һ.б.) урнашу закончалыклары нигезләнә. Утырма тышлык токымнарының физик үзлекләренең (шул исәптән коллектор һәм палеомагнит) аерымлыклары ачыклана (В.В.Власов, А.И.Кринари, Р.Ш.Харитонова һ.б.). ТРның көнбатыш районнарын — геологик (С.О.Зорина, В.Г.Суховерков һ.б.), ТР территориясен — геологик-экологик (А.А.Озол) һәм Казан территориясен радиометрик җентекле төшерү үткәрелә. Минераль чималның Фәннәр академиясеза һәм элемент составы, чыгару технологиясе, металл булмаган казылмаларны баету һәм эшкәртүнең стандарт үрнәкләре эшләнә; минераль чимал һәм аның компонентлары нигезендә әзер продукция җитештерүдә техник шартлар һәм технологик регламентлар булдырыла, яңа төзелеш материаллары алына (А.К.Вишняков, А.П.Корнилов, В.П.Лузин, Т.З.Лыгина, Р.А.Хәйдәров һ.б.). Фәннәр академиясейдалы казылмаларның 40 төре буенча таудан казып чыгару һәм тау токымнарын эшкәртү предприятиеләренең мәйдан һәм чыганакларны алдан ачыклау өчен мәгълүмат базалары һәм банклары булдырыла; чималның конъюнктурасы, импорты, экспорты, металл булмаган казылмаларның матди составы, технологик үзлекләре һәм эшкәртү ысулларына сыйфатлама буенча; компьютер программалары пакеты; Россия һәм аерым төбәкләр (шул исәптән ТР) буенча һәм «Россиянең металл булмаган казылмалары» («Неметаллы России», Р.Ф.Вафин, В.А.Васерман, Л.П.Лашкова, Д.Семанов һ.б.) дәүләт мәгълүмати системасы өчен геодинамик, минерагеник, геологик-икътисади цифрлы карталар атласы эшләнә. Россиянең җир асты байлыкларын өйрәнү һәм минералогик-чимал базасын кабат җитештерү («Металл булмаган файдалы казылмалар»); РФнең минерал-чимал базасын (агрохимия, тау химиясе, тау техникасы, руда булмаган металлургия чималы) геологик өйрәнү, кабат җитештерү һәм куллану стратегик программалары: металл булмаган казылмаларның чимал базасын кабат җитештерү буенча РФнең табигать ресурслары һәм экология министрлыгының геологик-эзләнү эшләре буенча озак сроклы дәүләт программасы (2005–2010 һәм 2020 гә кадәр) эшләнә. Файдалы казылма чыганакларның (шул исәптән нефтьнең) геологиясе, геологик-икътисади, аналитик-минералогик һәм технологик өйрәнүләр, руда булмаган чималны бәяләү һәм эшкәртү буенча Халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләре уза. Институт 20 дән артык ерак һәм якын чит илләргә фәнни һәм методик ярдәм күрсәтә. «ТАССРның руда булмаган минераль ресурслары» («Нерудные минеральные ресурсы ТАССР», 1982), «СССРның металл булмаган Фәннәр академиясейдалы казылмалары» («Неметаллические полезные ископаемые СССР», М., 1984), металл булмаган казылмалар өчен «Минераль чимал» («Минеральное сырьё», М., 1997–99) сериясеннән 32 чыгарылыш белешмәлекләре; «Татарстан Республикасының каты руда булмаган Фәннәр академиясейдалы казылма чыганакларын эзләү, бәяләү һәм разведкалау буенча методик кулланма» («Методическое руководство по поискам, оценке и разведке месторождений твёрдых нерудных полезных ископаемых Республики Татарстан», 1–3 кис., 1999–2001) һ.б. басыла. Уйлап табуга 130 дан артык авторлык таныклыгы һәм патент алынган. Институт ТРның Мактау грамотасы (1995), ТР Президентының Рәхмәт хатлары (2005, 2010) һ.б. белән бүләкләнә. Хезмәткәрләр саны — 171 (2019), шуларның 9 ы фән докторы һәм 35 е фән кандидаты.
Директорлары: Л.М.Миропольский (1945–1963), А.И.Кринари (1963–1984), Н.Н.Ведерников (1984–2003), Е.М.Аксёнов (2003–), А.А.Смолькин (2020 елдан).
Геология — жизнь моя...: Сб. очерков и воспоминаний. М., 2011. Вып. 24.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.