- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Минзәлә елгасының сул кушылдыгы Салкынсу елгасы бассейнында, Сарман авылыннан 24 км көньяктарак урнашкан
Хәзерге вакытта җирле Мокай атамасы да кулланыла. XVIII йөздә нигезләнә. 1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьянары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, тегүчелек, мич чыгару һәм читкә китеп эшләү тарала.
XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 159 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.
Хәзер – Яңа Имән авыл җирлегендә.
1930 елда Буралы Чишмә һәм хәзер юкка чыккан Кызыл Яшьләр авыллары белән бергә «Кызыл таң» колхозы оештырыла. 1951 елда хуҗалыкның исеме «Клим Ворошилов» дип үзгәртелә. 1960 елдан авылда – «Правда», 1963 елдан – берләштерелгән «Родина» (үзәк утары – Күтәмәле авылы, 1992 елдан – Яңа Имән авылы) колхозлары, 1995–2002 елларда – «Родина» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.
Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.