Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 4549 кв.км. Үзәге – Учалы шәһәре (Уфа шәһәреннән 376 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 71963 кеше (2015 ел), шул исәптән район үзәгендә – 37480 кеше. Татарлар саны 2010 елда – 11543 кеше, шул исәптән Учалы шәһәрендә – 7818 кеше (1970 елда – 13330, 1979 елда – 11654, 1989 елда – 15142, 2002 елда – 9062 кеше).

Районда ике – Ахун (2729 кеше) һәм Кыйдыш (114) татар авылы бар; дүрт авылда (Байсакал, Танычау, Урал, Учалы) татарлар башкортлар белән берлектә яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Ахун авылы урта мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/16 уку елы мәгълүматларына караганда).

Күренекле кешеләре

Учалы районында:

  • дин эшлеклеләре Г.З.Расүлев (Ахун авылы) һәм З.Х.Расүлев (Шәриф авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Ә.Г.Хөснетдинов (Учалы авылы),
  • тау инженеры, техник фәннәр докторы Н.Х.Заһиров (Ураз авылы),
  • публицист, философ И.Р.Саттаров (Учалы авылы),
  • Башкортстан АССРның халык артисты Н.Җ.Кадыйрова (Ахун авылы),
  • театр рәссамы, беренче татар нәкышьчеләреннән С.Г.Яхшыбаев (Суяргол авылы).

Кайбер чыганаклар буенча Советлар Союзы Герое А.М.Матросовның (Ш.Ю.Мөхәммәтҗанов) туган авылы – Кунакбай авылы.

Көчек авылында җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Ш.А.Манатов җирләнгән.