Нәселне нигезләүче — Чекаш морза.

XVII йөздә Чекаш морзаның биләмәсе Темников өязенең Ефаево авылында була. Соңрак морза Мамлиевлар Кадом өязенең Ирсит һәм Торопово авылларында да җир билиләр.

1713 елда Мамлиевлардан Битәй Гомәров һәм Ислан Үтәкәев иске Княжево һәм Аюкай (Аюкаево) авылларында 3 крәстиян хуҗалыгы тота. XVIII йөздә Мамлиевлар нәселләре белән Пенза губернасы, Краснослободский өязе Тархан (Енаково) авылында яшиләр.

Петр I Фәрманы белән Мамлиевлар дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. XVIII йөз ахырында нәселнең бер өлеше Оренбург губернасына: Бүздәк, Ышланкүл, Каргалы (хәзер Башкортстан Республикасының Благовар районында), Бакай, Мәүлет (хәзер Башкортстан Республикасының Кушнаренко районында), Яңа Мортаза (хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районында) авылларына күченә.

Сенатның 1797 ел 19 ноябрь фәрманы белән Мамлиевлар нәселенең Уфа тармагының дворян дәрәҗәсе раслана. Пенза дворяннар җыенының 1793 һәм 1836 елгы карарлары буенча, Мамлиевлар Пенза губернасы дворяннар шәҗәрәсе китабының 5 нче кисәгенә кертеләләр. Пенза губернасының Краснослободский өязендә яшәгән морза Мамлиевлар (Ханбәк Нәдершин, Әбүбәкер Абдуллин, Рамазан Сәетов) Пенза губернасы дворяннар шәҗәрәсе китабының 2 нче, 5 нче һәм 6 нчы кисәгенә кертелә.

Әдәбият          

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Списки дворянских родов, внесённых в родословную книгу Пензенской губернии. Пенза, 1908;

Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3;

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин