Оешуы

1964 елда 405 нче дәүләт фәнни-тикшеренү институты (Ленинград) базасында оештырыла. 1966 елдан Казан химия фәнни-тикшеренү институты (1999 елдан дәүләт унитар предприятиесе, 2005 елдан АҖ).

Структурасы

Институт составында (2012) — 17 фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм бүлеге, 4 цехы булган тәҗрибә-сәнәгать производствосы.

Фәнни юнәлешләре

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге кешенең тире катламын массакүләм юк итү кораллары тәэсиреннән, сәнәгатьтә файдаланыла торган күп кенә агулы һәм зарарлы матдәләрдән саклау чаралары булдыруга юнәлдерелгән. 1980 еллар уртасына кадәр тикшеренүләрнең тагын бер юнәлеше — төрле тирәлекләрдә агулы һәм зарарлы матдәләрне табу (индикацияләү) ысулларын эшләү гамәлдә була.

Фәнни нәтиҗәләре

1968 елдан Казан химия институты — РФ хәрби-сәнәгый комплексының төп институты, илнең фәнни, конструкторлык һәм сәнәгый оешмалары белән оештыру һәм фәнни-методик җитәкчелекне тәэмин итә. Кешене әйләнә-тирә мохитнең тискәре факторларыннан саклауның нәтиҗәле чараларын эшләү өчен төрле ситуацияләрдә «кеше – саклау чаралары – әйләнә-тирә мохит» системасында нигезле тикшеренүләр үткәрелә. Күп катлаулы күзәнәкчел полимер системалар белән нурланыш энергиясенең көчле импульслы агымнары тәэсир итешүе процессларын өйрәнү, тәэсир итүче яктылык ташкыннарын көчсезләндерү факторларын ачу РФ Кораллы көчләренең шәхси составына, авария-коткару бүлекләренә, янгын сүндерүчеләргә, атом-төш коралы шартлаганда көчле яктылык нурланышыннан шәхси саклану чаралары булдыруга ярдәм итәләр. Квазидинамик режим шартларында күп катлаулы күзәнәкле системалар аша сыек һәм газсыман агулы матдәләр үтү процессларын тикшерү нигезендә яхшы эргономик сыйфатка һәм югары саклау үзлекләренә ия булган саклагыч киемнәр булдырыла. Саклагыч кием кигән кешенең эшләү сәләтенә йогынты ясаучы факторлар ачыклана һәм алар белән идарә итү ысуллары эшләнә, шуның нәтиҗәсендә сыек һавалы һәм күчмә һава тапшыру — чистарту системалары төзергә мөмкин була, алар әйләнә-тирә мохиттән тулысынча аерылган авария (һәлакәт) шартларында озак эшләүне тәэмин итәләр. Көчле агулы матдәләрне, инсектицидларны, төрле тирәлектә (һава, су, туфрак, азык-төлек) авыр металл тозларын һәм пестицидларны билгеләү өчен югары сизгерлекле һәм үзенчәлекле ысуллар эшләнә.

1980 еллар башында җирлек мониторингы, су белән тәэмин итү һәм ветеринария хезмәтләре өчен стационар һәм күчмә лабораторияләр оештырыла. 2006 елга кадәр 40 лап төрдәге саклагыч материаллар, аеруча агулы матдәләрне индикацияләү яки саклау чараларының ышанычлылыгын һәм сыйфатын бәяләү буенча 26 методика эшләнә; РФ Кораллы көчләренә 41 гомумигаскәри һәм махсус саклау чаралары комплекты һәм индикацияләр тапшырыла. Сәнәгый саклау чараларын эшләүгә шактый әһәмият бирелә. Хлордан, аммиактан, көчле агулы аминнар һәм аларның кушылмаларыннан, куертылган кислота һ.б. агулы һәм агрессив химик продуктлардан саклану өчен махсус комплектлар булдырыла. 40 лап төрдәге саклагыч эшләнмә сәнәгать җитештерүенә тапшырыла. Химик коралны юк итү заводларында хезмәт итүчеләр өчен саклау чаралары эшләнә һәм җитештерелә. Тикшеренүләрнең яңа юнәлешләре — ионлаштыргыч һәм электромагнит нурланышлардан, вибрацияләрдән саклану чараларын эшләү; азык-төлек, җиңел сәнәгать продук­ция­сен, табигый һәм сәнәгать материалларын, халык куллану товарларын радиологик сынау һәм контрольдә тоту һ.б.

Фәнни багланышлары

Институт РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институты, Технология фәнни-тикшеренү институты (Электросталь шәһәре), Химия фәнни-тикшеренү институты (Тамбов шәһәре), РФ Оборона министрлыгының Радиация, химик һәм биол. саклану хәрби университеты (Мәскәү) һ.б. фәнни оешмалар белән элемтәдә тора.

Бүләкләре

6 кешегә ТР Дәүләт бүләге, 8 кешегә РСФСР, ТАССР, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелә; 50 хезмәткәр СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Институт хезмәтләре ВДНХның, Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең алтын, көмеш, бронза медальләре, дипломнары белән билгеләнә.

Фәнни тикшеренүләргә В.С.Абрамов, П.В.Дубилей, Г.П.Шарнин, Г.Г.Жиляев, И.Н.Зарипов һ.б. зур өлеш кертә.