В.Б.Шнепп исемендәге фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты («НИИтурбокомпрессор»), 1957 елда махсус компрессорлар төзү буенча конструкторлык  бюросы (МККБ) буларак нигез салына. 1985 елда – фәнни-тикшеренү институты, 1990 елдан – акционерлык җәмгыяте, 1999 елдан ябык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә. 1997 елда В.Б.Шнепп исеме бирелә. Кислород җайланмалары, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен яңа конструкцияле компрессорлар булдыру өчен оештырыла. 1957 елда кислород җайланмаларында һаваны 200 атм кадәр кысу өчен пешкәкле КД-8/5–220 компрессорының беренче проекты башкарыла, 1972 елга кадәр компрессор Казан компрессорлар заводында (ККЗ) эшләп чыгарыла. Пешкәкле компрессорлар эшләү махсус компрессорлар төзү буенча конструкторлык  бюросында (МККБ) 1970 елга кадәр дәвам итә; кислород, гелий, хлор, водород һәм башка газлар өчен компрессорлар булдырыла, СССР да беренче тапкыр лабиринт тыгызланган пешкәкле компрессорлар эшләп чыгарыла. 1958 елда үзәктән кугыч компрессорлар бүлеге оештырыла; 1959–1963 елларда металлургия һәм химия сәнәгате предприятиеләрендә аммиак җитештерү буенча зур агрегатларны, кара һәм төсле металлар эретү процессларын көчәйтү өчен  КТК-12,5/35, ЦКК-250/5 кислород компрессорлары, 2 ЦКК-10 герметик циркуляцион азот-водород компрессоры булдырыла һәм сәнәгатьтә күпләп җитештерелә башлый. КТК-12,5/35 компрессоры СССР ВДНХ сы дипломына лаек була. 2 ЦКК-10 компрессорын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен МККБ коллективы – СССР ВДНХ сы дипломы, әйдәп баручы белгечләре медальләр белән бүләкләнә.

Эксперимент эшләре комплексын уздыру сәнәгать газларының күп өлешен кысу өчен компрессорның нәтиҗәле универсаль үткәрә торган өлешен булдырырга мөмкинлек бирә. Беренче унификацияләнгән үзәктән кугыч компрессор машиналары (47 кгс/см2 басымга кадәр) МККБ да эшләнә һәм 1968–1970 елларда Казан компрессорлар заводында үзләштерелә. Унификацияләнгән үзәктән кугыч компрессор машиналарында кулланыр өчен эшләнгән агрегат-модуль принцибы алга таба компрессор техникасының барлык төрләренә тарала. Шулай итеп, винтлы компрессорларны проектлау унификацияләнгән рәтләрен төзүдән башлана. Компрессор винтларының төп параметрларын рациональ эзлеклелек нигезендә 3 типик үлчәмнәрдәге рәтләре эшләнә: май тутырылган компрессорлар, «коры» кысу компрессорлары, суыткыч компрессорлар. Нәтиҗәдә катнаш нефть газын җыю һәм утильләштерү өчен заводлар тарафыннан винтлы май тутырылган компрессор тармаклары проектлана һәм үзләштерелә (ышанычлылыгы һәм озакка чыдамлылыгы белән башка тип компрессорлардан өстен тора, ачык мәйданнарда хезмәт күрсәтүче персоналдан башка да эшли ала), суыткыч техникага винтлы компрессорлар кертү аеруча нәтиҗәле була. Суыту җитештерүчәнлеге өлкәсендә 1 сәгатькә 350–700 мең ккал  диапазонында пешкәкле компрессорларны винтлы компрессорлар  кысрыклап чыгара.

Беренче тапкыр илебез практикасында МККБ  блок-контейнер рәвешендәге тулы басымлы үзәктән кугыч кысып тутыргычлы авиация двигателе приводы белән газ кудыру агрегатын эшли (ГПА-Ц-6,3 егәрлекле 6,3 МВт). Агрегат эшләнмәсе СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1980). МККБ да тулысынча эчке кысылыш белән турытешле роторлы компрессорның яңа тибы уйлап табыла, эшләнә һәм бар яктан тикшерелә (1975–1982), конструкциягә чит ил патентлары алына, ә авторлары СССР ВДНХ сының алтын медальләре белән бүләкләнә (компрессор күпләп Ташкент «Компрессор» заводында үзләштерелә). МККБ илдә нефть эшкәртү сәнәгатендә, аммиак җитештерүдә бензинны каталитик чистарту һәм дизель ягулыкларын гидрочистарту өчен компрессор җайланмаларында киң кулланылыш тапкан, корпусы вертикаль аергычлы югары басымлы үзәктән кугыч компрессорлар эшләүче бердәнбер конструкторлык бюросы санала. СССР да беренче тапкыр (1978) эченә газсуыткычлар һәм мультипликатор куелган гомуми кулланыштагы  моноблоклы күпваллы үзәктән кугыч компрессорларның типик үлчәмнәрдәге рәтләре эшләнә; 1980 елларда 32 ВЦ-100/9, 43 ВЦ-160/9 тибындагы компрессорлар булдырыла һәм гамәлгә кертелә башлый. Нефть газын җыю өчен винтлы блоклы компрессор агрегатларын (7 ВКГ-50/7, 7 ВКГ-30/7 һ. б.) эшләгән, җитештерүне үзләштергән һәм күпләп гамәлгә керткән өчен МККБ хезмәткәрләре 1982 елда СССР  МС премиясе белән бүләкләнәләр (И.Г.Галиәхмәтов, Т.Б.Мирзоев, Б.Н.Павлов, А.В.Гофман, М.Ф.Мортазин, А.И.Шварц, Ф.С.Нәҗмиев, А.Л.Верный, В.П.Кувалдин).

1982–1988 елларда винтлы май тутырылган «Каскад» компрессор агрегаты эшләнә һәм файдалануга тапшырыла, ул гелийның гадәттән тыш үткәрүчәнлеген кулланып термик төш реакция булдыру буенча «Токомак-15» җайланмасында гелийны кысу өчен (И.В.Курчатов исемендәге атом-төш тикшеренүләре институты, Мәскәү) һәм югары энергияләрнең физика өлкәсендә тикшеренүләр өчен тизләтү-туплау комплексларында кулланыла. 1973–1989 елларда 280–1400 кВт суыту җитештерүчәнлеге белән бик ышанычлы суыткыч винтлы машиналар эшләнә (Казан компрессорлар заводында, «Пензкомпрессормаш» предприятиеләрендә, Мәскәү «Компрессор» заводында һәм Чита машиналар төзү заводында гамәлгә кертелә). 1993 елдан илдәге компрессорлар төзелешендә яңа юнәлеш үсеш ала: спираль компрессорлар һәм алар нигезендә суыткыч машиналар эшләү һәм җитештерү (җитәкче – И.Г.Хисамиев). Институт тарафыннан «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте белән бергә «Газпром» акционерлык җәмгыяте өчен яңа югары нәтиҗәле газ кудыру агрегаты – «Волга» ГПА-16 булдырыла, аның өчен махсус майсыз кудыргыч эшләнә. Аңарда «коры» газдинамик тыгызлагычлар һәм магнитлы асылмалар кулланыла, алар илдә беренче тапкыр сыгылмалы ротор өчен файдаланыла, бу майлау системасын бетерергә мөмкинлек бирә. Күпваллы мультипликатор куелган үзәктән кугыч компрессорларны проектлау һәм эшләп чыгару тәҗрибәсе нигезендә «Аэроком» маркалы югары нәтиҗәле һава компрессорларының яңа сериясе эшләнә. «Морской старт» халыкара проекты кысаларында «Боинг» фирмасы йөкләмәсе буенча  институт тарафыннан «Аэроком» 43–120/90М5 югары нәтиҗәле һава компрессорлары проектлана, эшләнә һәм «Боинг» фирмасына җибәрелә (АКШ, Норвегия, Украина катнашында).

Институт коллективы нефть химиясе производстволарында файдалану өчен уникаль винтлы компрессорлар рәтен эшли: винилхлоридны кысу өчен 6ГВ-25/7С су сиптергечле винтлы компрессор; 5ГВ-12/6, ГВ-27/8, ГВ-40/1,2 аерым майлау системасы белән май тутырылган компрессорлар; 3-баскыч «коры» кысу компрессоры (беренче тапкыр Россиядә эшләнә һәм Болгариягә җибәрелә).

Яңа унификацияләнгән винтлы май тутырылган «Аэровик А4» һәм «Аэровик А5» компрессор җайланмалары булдырыла, алар сәнәгатьтә кысылган һаваны экономияле алу өчен билгеләнә. 1997 елдан «СМНПО им. М.В.Фрунзе» акционерлык җәмгыяте производстволарында газ кудыру агрегатларының  (ГПА) тутыргычлары өчен алмаш газ үткәрә торган өлешләрен эшләү һәм гамәлгә кертү башлана (Сумы шәһәре, Украина).

Институтта фәнни тәҗрибә эшләре өчен 35 сынау стендлары булган 8 бокс бар. Институтның Хисаплау үзәгендә ЭВМ өчен 300 дән артык исәпләү-техник программалары кулланыла. 800 дән артык фәнни отчетлар, мәкаләләр, монографияләр һәм китаплар бастырып чыгарылган, уйлап табуга 300 авторлык таныклыклары һәм патентлары алынган (2004).

Институт каршында В.Б.Шнепп эшчәнлегенә багышланган музей эшли.

МККБ җитәкчеләре – П.Н.Горин (1957), В.Б.Шнепп (1958–1985), И.Г.Хисамиев (1985–1986); институт директорлары – Ә.М.Галиев (1986–1989),  И.Г.Хисамиев (1989 елдан).

Авторлар – А.Н.Колочков, Р.Г.Усманов