Традицион һәм хәзерге халык иҗатын үстерү, традицион бәйрәмнәрне, йолаларны, һөнәрләрне, кәсепләрне, үзешчән сәнгатьне яңадан торгызу буенча оештыру-методик, мәгълүмати һәм координацияләү эшен алып бара.

1939 елда Халык иҗаты йорты буларак ачыла, 1979 елдан хәзерге исемдә. ТР халкы һәм РФ дә һәм башка илләрдә татар диаспорасы белән эшли.

Республика, төбәкара, зональ смотрлар, фестивальләр, концертлар, бәйрәмнәр, шул исәптән "Уйна, гармун", "Татар җыры", "Рус җыры", ТР шәһәрләре һәм районнарының иҗат отчетлары, шулай ук халык иҗатының үзешчән коллективлары җитәкчеләре өчен практикумнар, иҗат лабораторияләре, конференцияләр оештыра.

1990 елларда ТР халыкларының традицион бәйрәмнәре яңадан торгызыла: Каравон, Уяв, Гырон Быдтон, Семык, Балтай, Питрау бәйрәме.

Үзәкнең эшчәнлегендә төрле елларда С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, Б.Мөлеков, Ш.Сарымсаков актив катнаша.