Оешуы

1941 елда Казан В.И.Ленин исемендәге заводы янында 40 нчы Махсус техник бюро (МТБ-40) буларак формаштырыла. Ул 1938 елда төзелгән, 1941 елда исә Казанга эвакуацияләнеп, НИИ-6 (Мәскәү) янында оештырылган СССР НКВДсының 4 нче махсус бүлегендәге Махсус техник бюро базасында төзелә. 1947 елдан — СССР Авыл хуҗалыгы машиналары төзү министрлыгының 3 нче Баш идарәсе карамагындагы мөстәкыйль оешма, 1965 елдан НИИ-40, 1966 елда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институты дип исемләнә, 1992 елдан Россия Сәнәгать һәм энергетика агентлыгының химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институты, 2007 елдан хәзерге исемдә. 1992 елга кадәр институтның Шостка шәһәрендә (Украина) һәм Ташкентта филиаллары була.

Фәнни юнәлешләре

ХПФТИ Россиядә химия, целлюлоза һәм аның нитратлары, пироксилинлы һәм сферик дары рецептурасы һәм технологияләре, артиллерия өчен югары энергияле тиз янучан, термик чыдам дары, янып бетүче гильзалар, махсус бөкеләү типлары өлкәсендә; шулай ук танк, танкка каршы, кыр һәм диңгез артиллериясе өчен снарядлар, проектлау, якын арадагы сугыш системалары, миномётлар, 5,45 тән 240 мм га кадәр калибрлы авиация, зенит һәм ату кораллары проектлау өлкәсендә эшләүче оешмаларның әйдәп баручыларыннан санала.

1941–1945 елларда МТБ-40 җитештерү процессы белән турыдан-туры бәйле фәнни-техник үзәк ролен үти. Яңа төрле дары җитештерү өчен рецептуралар һәм технологияләр эшләнә, оккупацияләнгән территорияләрдә калган дары заводларында элек җитештерелгән зарядларга алмашка миномёт һәм ракета системалары өчен атылгыч зарядлар (шул исәптән «Катюша» залп уты ракета системасында кулланылган М-8, М-13 снарядлары) конструкцияләнә. Ленд-лиз буенча кайтарылган инглиз һәм Америка дарыларын СССРда җитештерелгән артиллерия һәм җиңел корал системаларында куллану мәсьәләләре хәл ителә; артиллерия һәм җиңел коралларның ватан һәм чит ил системалары өчен атылгыч зарядларны проектлау һәм хисаплауның ышанычлы инженерлык алымнары булдырыла. Сугыш шартларында серияле заводларда дары һәм заряд ясау һәм сынау барышында килеп чыккан техник һәм технол. мәсьәләләр хәл ителә. Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясен һәм Хәрби-диңгез флотын сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ирешкән казанышлары өчен В.И.Ленин исемендәге завод (аның эчендә МТБ-40 та) 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

1955–1975 елларда пироксилин һәм пироксилинлы дары җитештерүнең өзлексез технологияләре эшләнә һәм тармак заводларында гамәлгә кертелә, вак төерле пироксилинлы дары җитештерү буенча документация производствога тапшырыла. Сферик дары җитештерүче ярымзавод рәвешендәге корылма эксплуатациягә, танк пушкасы өчен корпусы янучан гильзадагы атылгы зарядлар — серияле җитештерүгә тапшырыла. Аучылар өчен пироксилинлы дары («Фәннәр академиясезан», «Беркут») җитештерүнең рецептурасы һәм технологиясе, «щётка» конструкцияле дары һәм заряд, аларны якыннан торып сугышу системаларына көйләп җыю технологиясе, снаряд элементлары өчен сәнәгый технологик һәм конструктлау алымнары эшләнеп гамәлгә кертелә.

1975–1990 елларда атылгыч зарядларны сынау, баллистик хисаплаулар һәм хәзерге заман проектлау алымнары булдырыла. Авиация артиллериясе системалары өчен дөньяда беренче тапкыр буларак атылгыч зарядлар эшләнә. Целлюлоза, эре төерле һәм көпшәле дары, киң номенклатуралы сферик дары җитештерүнең өзлексез технологияләре эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Кыр, танк һәм диңгез артиллериясе системалары өчен атылгыч зарядлар гамәлгә кертелеп гаскәргә корал итеп алына, янучан каты картузлы яңа зарядлар булдырыла. Зарядларга конструктив табышлар һәм оригинальлек хас, нәтиҗәлелек буенча алар иң яңа чит ил үрнәкләреннән дә калышмый, я алардан өстен чыга. Күп кенә дары төрләре һәм зарядлар НАТО һәм АКШ илләренең җиңел корал һәм артиллерия системаларына яраклаштырыла. Конверсия юнәлешләре: гражданнар һәм хезмәткәрләр коралы, төзелеш-монтаж патроннары һәм махсус билгеләнешле патроннар өчен дары һәм зарядлар эшләү, целлюлозадан порошоксыман материаллар, шул исәптәнмикрокристаллик целлюлоза, сферик целлюлозалы сорбентлар, мем­браналар, фильтрлар һәм аларны җитештерү технологияләре; целлюлоза һәм аның нитратлары нигезендә халык кулланышы товарлары (лаклар, буяулар, җилем композицияләре, кыстырма һәм төргәкләү эшләнмәләре) эшләү; фейерверк өчен эшләнмәләр җитештерү буенча эшләр җәелдерелә.

Структурасы

Институт РФА нең фәнни оешмалары, тармак институтлары, Россия университетлары, чит ил партнёрлары белән иҗади һәм сәнәгый бәйләнештә тора. ХПТФИдә фәнни-техник совет, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советы, аспирантура, техник укыту бүлеге эшли.

Фәнни нәтиҗәләре һәм бүләкләре

Уйлап табуга 2 меңнән артык авторлык таныклыгы һәм патент алына. СССР һәм РФ Дәүләт бүләгенә 19 кеше (Гиндич В.И. — ике тапкыр), СССР МК бүләгенә — 14, РФ Хөкүмәте бүләгенә — 11, Ленин исемендәге комсомол бүләгенә — 4 кеше лаек була. Институт хезмәткәрләренә ВДНХның 6 алтын, 35 көмеш, 102 бронза медале; Бөтендөнья уйлап табулар, фәнни тикшеренүләр һәм сәнәгый инновацияләр «Брюссель — Эврика-94» салонының 2 бронза медале һәм дипломнары (конверсия юнәлешендәге эшләре өчен); Мәскәү халыкара корал күргәзмәсенең дипломнары (1997,1998); бөтенсоюз, федераль һ.б. күргәзмә һәм конкурсларның медальләре һәм дипломнары бирелә. 2 кеше РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе почётлы исеменә, 5 кеше ТРның шундый ук исеменә, 3 кеше РФнең атказанган уйлап табучысы һәм рационализаторы исеменә, 7 кеше ТРның шундый ук исеменә, 3 кеше РФнең атказанган машиналар төзүче исеменә, 8 кеше ТРның шундый ук исеменә, 3 кеше ТРның атказанган химигы исеменә лаек була; 200 дән артык хезмәткәр төрле хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә.

Институтта төрле елларда РФ һәм ТРның 5 академигы һәм мөхбир-әгъзасы, 22 фәннәр докторы һәм 150 чамасы фәннәр кандидаты эшли.

Фәнни тармак үсешенә М.С.Горохов, Г.Н.Марченко, Ф.Ф.Газизов, Г.Г.Валеев, М.Ф.Йосыпов, В.Ф.Сопин, Б.А.Соков, Б.И.Щипачёв зур өлеш кертәләр.

Җитәкчеләре

Оешма җитәкчеләре: В.Б.Осипов (1938–1941 елларда НИИ-6 янында МТБ оешкан вакытта СССР НКВДсының 4 нче махсус бүлек башлыгы урынбасары), М.И.Левичек (1941–1943, 1946–1947), А.В.Грязнов (1948–1949, 1967–1975), М.М.Тропп (1949–1951), П.М.Потапов (1951–1955), К.В.Емельянов (1955–1967), Г.Н.Марченко (1975–1992), Ф.Ф.Газизов (1993–1994, 1997–2001), М.Ф.Йосыпов (1994–1997), В.Ф.Сопин (2001–2007), Ю.М.Михайлов (2007–2008), Р.Ф.Гатина (2008 елдан).

Әдәбият

Бельдер М.А. Сборник аннотаций по работам, выполненным институтом за период 1939–67 гг. К., 1967.                   

Автор – В.Г.Абзалова