Тарихы

XVII йөздән мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 718,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Звезда авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.А.Ермолаев). 1950 елда берләштерелгән “Слава Сталину” колхозына керә, 1957 елдан “Дружба” колхозы (Хорновар-Шигали авылы) составында, 1996 елдан “Дружба” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Шигали” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы, 2010 елдан “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы.

2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” һәм “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре карамагында, шулай ук “Афанасьев А.В.” һәм “Клементьева О.Г.” крәстиян-фермер хуҗалыклары фермерлары тарафыннан арендага алына.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2017 елда авылда Сергей Радонежский кәшәнәсе төзелә.

Күренекле кешеләре

И.Е.Петров (1902–1965) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 266,
1897 елда – 483,
1913 елда – 647,
1920 елда – 711,
1926 елда – 686,
1938 елда – 612,
1949 елда – 566,
1958 елда – 520,
1970 елда – 340,
1979 елда – 346,
1989 елда – 231,
2002 елда – 239,
2010 елда – 203,
2018 елда – 211 кеше (чуашлар).