- РУС
- ТАТ
Казан галимнәренең топографик анатомия өлкәсендәге фундаменталь тикшеренүләре нәтиҗәләре Н.В.Соколов, Д.М.Лапковның «Хирургия анатомиясе буенча кыскача кулланма» («Краткое руководство по хирургической анатомии», 1935) исемле монографияләренә нигез итеп алына.
1930–1940 елларда Б.В.Огнев тарафыннан иң вак тамырларны нечкә итеп тутыру ысулы эшләнелә һәм ул микроциркуляция турындагы тәгълиматның нигезен тәшкил итә.
1930–1960 елларда клиник анатомия барлыкка килә, лимфология мәсьәләләре өйрәнелә (Я.М.Брускин, А.Н.Сызганов, Б.В.Огнев, В.Х.Фраучи).
Кан һәм лимфа әйләнеше процессларын өйрәнгәндә табылган факторларны анализлау 1990 елларда системаларның төрле халәтен ачыкларга, аларның үсеш стадиясен тасвирларга, дәвалауның төрле методларын куллануны патогенетик яктан нигезләргә (И.Г.Ибәтуллин) мөмкинлек бирә.
Корсак арты гематомаларына диагноз кую һәм дәвалау мәсьәләләре өйрәнелә, оператив хирургия һәм топографик анатомия буенча күптомлы дәреслек (Ә.Х.Дәүләтшин, А.А.Агафонов, В.Х.Фраучи, 1990 еллар) нәшер ителә.
Топографик һәм клиник анатомиянең фундаменталь нигезләмәләре, төрле авыруларга диагноз куелгач тикшереп карау максатыннан магнитлы резонанс топографиясен нигезләргә һәм мед. гамәленә кертергә мөмкинлек бирә (Ф.С.Бәширов, Ф.Г.Биккиниев, С.В.Добраквашин, И.Х.Зарипов, А.В.Иванов, М.Ю.Кедрин, А.И.Кормилин һ.б.).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.