Хирургиядә фәнни юнәлешләр XIX йөз башында барлыкка килә (нигез салучылар И.В.Браун һәм Ф.Х.Эрдман). Бу вакытта хирургия кафедралары аз бүленешле була, аларның алга таба үсеше И.Х.Ренард, Л.Л.Фогель, И.О.Браун, Э.О.Вердерамо һ.б. исемнәр белән бәйле.

1934 елда Казан университетының гомуми хирургия кафедрасын бүсерне кисү, литотрипсия, катлаулы яраларны дәвалау эшен башкаручы Ф.О.Елачич җитәкли. Ул (А.А.Китер белән бергәләп) Казанда беренче тапкыр эфир наркозы куллана.

Клиника Урал буе төбәге өчен табибләр әзерләү үзәге булып китә.

1837 елда П.А.Дубовицкий Россиядә пластик хирургиягә (ринопластика) башлангыч сала.

Н.Ф.Высоцкий һәм Л.Л.Лёвшин — беренче рус онкологлары. Н.Ф.Высоцкий 1837 елда онкология буенча беренче хезмәтләрен яза (аскы ирен рагы килеп чыгу сәбәпләре). Шулай ук операция яралары патоморфологиясен тикшеренүләрдә дә аның өлеше зур.

Госпиталь хирургиясе кафедрасында А.Н.Бекетов хлороформ белән наркоз ясау клиникасын тирәнтен өйрәнә, аны куллануның катлаулылыгын һәм куркыныч якларын ачыклый (1860–1870).

Бу чорда антисептика, асептика, авыртуны басу мәсьәләләре өйрәнү стадиясендә булганлыктан, хирургларның ашыгыч ярдәм итү осталыгы хәлиткеч әһәмияткә ия була.

Антисептика һәм асептика эшләнешенә бәйле фәнни юнәлеш үсешендә яңа этап госпиталь хирургиясе кафедрасына Л.Л.Лёвшинның килүе (1881) белән башлана. Аның эшчәнлеге (карбол эремәләр белән антисептик эшкәртү ысулын гамәлгә кертә, хастаханә һәм кыр шартларында эшләү өчен яраклы асептик стерильләштерү «самовары» куллана) Казанда һәм Россиядә хирургиянең интенсив үсешенә этәргеч була.

Л.Л.Лёвшин карындагы органнар ялкынсынганда һәм шеш барлыкка килгәндә лапаротомия үткәрә. Ул Казанда беренче булып аналыктан читтәге йөклелеккә операция ясый, корсак травмаларын операция юлы белән дәвалый, киләчәктә операцияләрнең органнарны саклап калуны зарурият итәчәген фаразлый, ашказаны трактының кан әйләнешен һәм лимфа системасын өйрәнүдә уникаль тәҗрибә-тикшеренүләр үткәрә. Соңрак Л.Л.Лёвшин рак авырулары институтын (Мәскәү) оештыручы һәм беренче директоры була. Аның шәкертләре Казанда, Мәскәү, Самара, Саратов, Петербургта мөстәкыйль фәнни юнәлешләр булдыралар (В.М.Зыков, С.И.Спасокукоцкий, Н.А.Геркен, В.И.Разумовский, А.А.Русанов һ.б.).

Казанда нейрохирургиягә нигез салучы В.И.Разумовский баш миенә операцияләр ясый. Аның хезмәтләре хирургиядә нейротрофик юнәлеш формалашуга этәргеч бирә. Ул Казанда беренче булып суалчансыман үсентене операция юлы белән ала, эхинококкэктомия, бүсер пластикасы, корсак ярысының зур дефектлары һ.б. вакытында җөй салуның оригиналь принципларын куллана.

И.А.Праксин пластик операцияләр (эхинококкэктомия), зоб, озакка сузылган перитонит, актиномикоз, урологик авырулар (Праксин ысулы белән аралык каналы пластикасы хәзер дә кулланыла) вакытында операцияләр үткәрә. Аның шәкертләре (П.М.Красин, М.А.Чалусов, Н.А.Синакевич) оператив хирургия, отиатрия, гомуми хирургия өлкәсендә танылалар.

Казанда хирургия үсеше фасциаль җирлектә «күчмә инфильтрат» ысулы белән новокаин кулланып авыртуны басу ысулына нигез салган А.В.Вишневский исеме белән бәйле. Бөтен дөньяга мәгълүм булган әлеге ысул Бөек Ватан сугышы елларында уңышлы кулланыла; илдә операцияләрнең 80 проценты аның нигезендә — «рус анестезиясе» белән үткәрелә (автор 1942 дә СССР Дәүләт бүләгенә, 1955 елда Халыкара Р.Лериш исемендәге бүләккә лаек була). Тупланган тәҗрибә күп төрле новокаин блокадалары (бил, күкрәк куышлыгы, оча сөяге һ.б.) ясарга һәм аларны морфофункциональ нигезләргә мөмкинлек бирә, алар ярдәмендә авыртуны басу гына түгел, нейротрофик нәтиҗәгә дә ирешелә.

Алга таба ысулны камилләштерүдә И.Ф.Харитонов, А.А.Вишневский, И.В.Домрачев, В.В.Мосин, Г.М.Николаев, Т.П.Тихонова, И.Г.Салихов, И.Г.Ибәтуллин һ.б. эшлиләр.

Казанның беренче нейрохирурглары — В.И.Разумовский, А.В.Вишневский һәм Л.О.Даркшевич.

Бу юнәлештәге эшне В.А.Гусынин, Р.А.Вяселев, Х.М.Шульман, В.И.Данилов һ.б. дәвам итәләр. А.В.Вишневский эшләгәндә гепатология һәм урология юнәлешләре алга китә.

1930–1940 елларда онкология, гинекология, хирургиянең хәрби кыр һ.б. тармаклары көчле үсеш ала. В.Л.Боголюбов вакытында бавыр, ашказаны асты бизе һәм корсак тирәсе хирургиясе, корсак травмаларын, перифериядәге тамырлар авыруларын, герниология, җенси органнар туберкулёзы һ.б. дәвалауда уңышларга ирешелә. Хирургия үсешенә шулай ук аның шәкертләре (А.Н.Сызганов, Б.В.Огнев, М.О.Фридланд, И.А.Цинхес, Ю.А.Ратнер, М.М.Шалагин, В.А.Гусынин, П.Е.Панкратьев һ.б.) зур өлеш кертәләр.

Хирургиянең алга китүе физиология, патофизиология, гистология, патологик анатомия һ.б. дисциплиналарның уңышларына бәйле (А.В.Кибяков, Н.Н.Сиротинин, А.Д.Адо, М.А.Ерзин, А.Н.Миславский, И.П.Васильев һ.б.).

1924 елда Н.В.Соколов трансплантология өлкәсендә илдә беренчеләрдән булып «Иммунология күзлегеннән караганда гомотрансплантация» («Гомотрансплантация с точки зрения иммунологии») дигән хезмәтен яза.

1950 елларда үпкә хирургиясе формалаша башлый (Н.В.Соколов, М.М.Шалагин, Ю.А.Ратнер, А.О.Лихтенштейн, М.З.Сигал һ.б.). Н.В.Соколов шәкертләре — А.М.Сызганов (Алма-Ата шәһәрендә Эксперименталь һәм клиник хирургия институтына нигез салучы), А.А.Полянцев, Р.А.Вяселев һәм И.Г.Салихов (Волгоград һәм Казанда хиругия кафедралары җитәкчеләре). Р.А.Вяселев Казанда Кан тапшыру станциясен оештыручыларның берсе, канны консервацияләүнең оригиналь ысулы авторы.

1950–1960 елларда аеруча катлаулы авырулар патологиясен тирәнтен өйрәнү зарурлыгы туа (перитонит, шок, сепсис һ.б.). И.Г.Салихов беренче булып корсак шешкәндә абдоминаль рецепторларның рефлектор реакциясе характерын һәм динамикасын билгели. Лаборатория хезмәткәрләре аларны көйләү чараларын эшлиләр, перитонит, абдоминаль шок, җепселле тукыма ялкынсынуы көчәюдә организмның аллергик трансформациясенең тискәре роле исбатлана. Ургент абдоминаль патология вакытында бөер өсте бизләре зәгыйфьлегенең сәбәбе һәм характеры күрсәтелә, аны булдырмау һәм дәвалау ысуллары эшләнә.

Перитонит вакытындагы гемодинамик үзгәрешләрнең катлаулы характерын В.А.Кузнецов өйрәнә. Гомуми һәм аерым урындагы анестезия, үлекле йогышлы авырулар, сепсис, ялкынсынулы һәм тамырлар авыруларының биохимик аспектлары мәсьәләләре җентекләп өйрәнү предметы булып китә (Б.Г.Герцберг, П.Н.Лебедев, Н.П.Медведев, В.Н.Шубин, В.Г.Морозов, Г.А.Измайлов, В.Ю.Терещенко, С.В.Доброквашин). В.Н.Шубин үңәч һәм ашказанының күп кенә авыруларын аңлауда мөһим булган йоткылык-кардиаль рефлекс барлыгын исбатлый.

Шәһәр хастаханәләрендә һәм онкология диспансерында махсус проктология бүлекләре булдырыла, анда О.Ю.Карпухин, И.Г.Гатауллин, А.П.Старостин, Н.Н.Молчанов һ.б. эшли.

1972 елда Казанда беренче тапкыр госпиталь клиникасында гастродуоденоскопия үткәрелә (Т.Ф.Сафин), ул тиз арада хирургиянең барлык тармакларында кулланыла башлый (Р.Ш.Сафин, В.Ю.Муравьёв, А.Н.Чугунов, Е.И.Сигал, И.В.Фёдоров һ.б.).

Дәвалауда һәм диагноз куюда лазер технологияләре киң үсеш ала (махсус аппарат белән корсакның кискен хирургик патологиясенә диагноз кую, Д.М.Красильников).

Республика клиник хастанәсе, Травматология һәм ортопедия институты базасында микрохирургия бүлеге төзелә (С.А.Обыдёнов, А.А.Богов), анда очлыкларның фрагментларын күчереп утырту, коррекция-көйләүләр, реплантацияләр һ.б. катлаулы операцияләр үткәрелә.

XIX йөз ахырында кардиохирургия үсеше П.И.Тихов исеме белән бәйле, XX йөзнең 2 нче яртысында бу өлкәдә фәнни тикшеренүләрне Н.П.Медведев, В.Н.Медведев, Р.Х.Джорджикия, Л.М.Миролюбов дәвам итә. Тумыштан килгән һәм яшәү барышында барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеге вакытында операцияләр ясау, аортокоронар шунтлар кую, ясалма клапаннар урнаштыру һ.б. башкарыла.

1970–1980 елларда микрохирургия техникасы кулланып оператив хирургия буенча тикшеренүләр башлана, бу исә җенси әгъзалар үсеше аномалияләре вакытында клиник үзгәртеп кору анатомиясен нигезләүгә (Л.А.Козлов), ясалма аналык җиңсәсе булдыруга (Н.Л.Капелюшник), аналык көпшәләрендә операцияләр үткәрүдә ангиотензиометрия һәм операция микроскобы файдалануга (С.К.Володин) китерә.

Казанда беренче тапкыр бармак һәм очлыклар сегментларын күчерүдә микрохирургия гамәлгә керә (А.А.Богов), онкохирургиядә сидек куыгы лайлалы тышчасын эчәк кисәге белән алмаштыру методикасы эшләнелә (Э.Н.Ситдыйков).

1990 елларда нейроген сидек куыгын дәвалауда энтеропластика, бөер, күкәйлек күчереп утырту (Р.Х.Галиев), хирургия, акушерлык, гинекологиядә лазер белән җөй салу технологиясе (Д.М.Красильников, И.Ф.Фәткуллин, О.Ю.Карпухин), онкологиядә сидек-җенес системасы һәм туры эчәк патологиясе кушылганда юан эчәкне реконструкцияләү белән энтероцистопластиканы бергә алып бару (И.Р.Әһлуллин) операцияләрен үткәрүләр алга чыга.

Лимфа һәм вена тамырларына операцияләрне, коллатераль кан әйләнешен Ф.Ш.Шәрәфисламов өйрәнә, ул бавырда кан әйләнешен торгызу өчен кире портоканал анастомозы булдыруның принципиаль мөмкинлеген исбатлый (тикшеренүләре халыкара таныла).

Аерым табиблек фәннәре формалашу этапларының берсе булып университетта урологиядә беренче хирургик операцияләр үткәрү тора. Ф.О.Елачич, А.Н.Бекетов, М.В.Никольский, Л.Л.Лёвшин ташларны алалар, М.В.Никольский литотрипсияне өстен күрә, Н.И.Студенский һәм Л.Л.Лёвшин — сидек юлларында ташлар барлыкка килүен, А.В.Вишневский, С.М.Алексеев, И.Ф.Харитонов — урология мәсьәләләрен өйрәнәләр.

1960–1970 елларда Казанда балалар хирургиясе үсеш ала. Беренче балалар хирургы И.Ф.Харитонов үңәчтә, корсак куышлыгы әгъзаларында, урология авыруларына, проктология патологиясе вакытында уңышлы операцияләр үткәрә. А.Ә.Ахунҗанов, Н.А.Мифтахов, Н.Н.Молчанов һ.б. — аның шәкертләре. М.Р.Рокицкий балаларны дәвалауда үпкә хирургиясе эшен башлый. Кардиохирургиядә Л.М.Миролюбов заманча кардиологик операцияләр үткәрүнең күп төрләрен башкара.

Яңак-бит хирургиясе юнәлеше хирургик клиникаларда үсеш ала (П.А.Дубовицкий, 1840; Н.Ф.Высоцкий, 1904; И.А.Праксин, 1913). Бит хирургиясенең хәзерге этабы утлы коралдан биткә ясалган яраларга беренчел пластика үткәргән Е.А.Домрачев исеме белән бәйле. Бу юнәлеш Л.А.Кольцова, Е.В.Крешетов, Т.Т.Фәизов тарафыннан үстерелә.