Механиканың барлыкка килүе

Тигезләнеш (механиканың бүлеге) турында иң гади белешмәләр б.э.к. берничә мең ел элек билгеле була. Механика буенча безгә беренче булып ирешкән трактатлар — Аристотельнең натураль фәлсәфи язмалары (б.э.к. IV йөз), «механика» терминын фәнгә ул кертә.

Архимед статиканың фәнни нигезләрен эшли. Птолемей, оптик күзәтүләргә таянып, дөньяның геоцентрик системасын төзи. Статиканың кинематик варианты гарәп галимнәре тарафыннан тасвирлана. Яңарыш чорында механика кануннарын өйрәнүгә архитектура техникасының үсүе зур йогынты ясый. Һөнәрләр, диңгезгә чыгу, хәрби хезмәтнең кискен үсеше динамиканың фәнни нигезләре тууга этәргеч бирә. Н.Коперник планеталар хәрәкәтенең гелиоцентрик системасын тәкъдим итә, И.Кеплер — аларның хәрәкәт законнарын, Г.Галилей — классик механиканың чагыштырмалылык принцибын һәм инерция, Р.Декарт хәрәкәт микъдары саклану законын чыгара.

Голландия механигы Х.Гюйгенс инерция моменты, үзәктән куучы һәм үзәккә куулы көчләр төшенчәләрен кертә. И.Ньютон классик механика законнарын ахыргача эшләп бетерә. XVIII йөздә техник механика киң үсеш ала: А.К.Нартов — токарь-күчерү станогын, И.И.Ползунов һәм инглиз уйлап табучысы Дж.Уатт пар машинасын уйлап таба, И.П.Кулибин уникаль механизмнар конструкцияли. XIX йөздә механиканың интеграль һәм дифференциаль принциплары формалаштырыла, механизмнар кинематикасы, деформацияләнгән тоташ тирәлекләр механикасы, кече тирбәнүләр һәм хәрәкәтнең тотрыклылыгы, махсус механик фәннәр, каты җисемнең хәрәкәте кебек бүлекләр үсеш ала. Җисемнең деформацияләре теориясендә, корабль теориясендә, теоретик гидромеханикада (турбулент агымнар, чик катлам теориясе, майлау теориясе, канатны ягалап агу теориясе, газлар динамикасы) фундаменталь нәтиҗәләр алына; реактив хәрәкәт механикасына нигез салына. XX йөздә механиканың үсешенә суднолар һәм авиация төзелешләре, космонавтика, энергетика, тирәлекләрне фильтрлау, җитештерү технологияләре, гидрокорылмалар төзелешенең гамәли проблемалары этәргеч ясый.

Татарстанда механиканың торгызылуы

Татарстанда механиканың фән буларак торгызылуы Казан университеты галимнәре — профессорлар Г.И.Карташевский, И.И.Запольский, Г.Б.Никольский, К.Ф.Реннер, М.Ф.Бартельс һ.б.ның хезмәтләре белән бәйле. 1825–1833 елларда Н.И.Лобачевский механика буенча (шул исәптән гидростатика һәм гидравлика) лекцияләр укый; соңрак аның лекция конспектлары буенча механиканы Н.Д.Брашман һәм П.И.Котельников укыта.

Лобачевскийның шәкерте А.Ф.Попов өслектәге дулкыннар, эластиклык һәм тавыш теорияләрен үстерә. И.С.Громека капиллярлык күренешләре һәм үзле сыеклык хәрәкәте теориясен эшли (Громека–Ламба тигезләмәсе гидромеханика буенча барлык дәреслекләргә кертелә). Г.Н.Шебуев җылылык һәм гидродинамика кырларын заманча өйрәнүгә зур өлеш кертә. Д.Н.Зейлигер охшаш үзгәрүчән җисем механикасы торгызылуы һәм винтлы исәпләүләрнең җисем кулланылышы буенча тикшеренүләр үткәрә.

Гаусс принцибын гомумиләштергән Е.А.Болотов ышкылулар теориясе һәм аналитик механика буенча саллы нәтиҗәләргә ирешә. Н.Н.Парфентьев Казанда, беренче булып, көчәнешләрне анализлауның оптик алымнары лабораториясен булдыра, механика тарихы мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

1930 елларда Н.Г.Четаев хәрәкәтнең тотрыклылыгы теориясе буенча яңа фәнни юнәлешкә нигез сала, тотрыклылыкның Казан мәктәбен җитәкли (И.Г.Малкин, К.П.Персидский, М.Ш.Әминов, П.А.Кузьмин, В.М.Матросов, Г.С.Галиуллин, В.Н.Скимель-Оше һ.б.). Авиация сәнәгате һәм ракеталар төзүнең үсеше канат аэродинамикасы буенча тикшеренүләргә (С.Г.Нужин, В.А.Павлов, Н.Г.Куршев), пластиналар һәм сүрүләрнең деформацияләнгән киеренке халәтен өйрәнүгә (Х.М.Мөштәри, К.З.Галимов, М.С.Корнишин, А.В.Саченков, И.Г.Терегулов, Ю.Г.Коноплёв һ.б.) этәрә.

Самолёт һәм вертолёт конструкцияләре механикасы, аларның ныклыгы һәм тотрыклылыгы буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрелә (Ю.Г.Одиноков, В.А.Павлов, М.Б.Вахитов, В.Г.Шатаев, Ю.А.Радциг, А.В.Болгарский, А.Ю.Лисс, Г.Л.Дегтярёв һ.б.). Казанда аэродинамиканың кайтма кырый мәсьәләләре буенча фәнни мәктәпкә нигез салына, һәм ул үсеш ала; канатның һәм гидротехник корылмаларның профилен проектлау буенча тикшеренүләр дәвам иттерелә (Г.В.Каменков, Г.Г.Тумашев, М.Т.Нужин, Т.К.Сираҗетдинов, Н.Б.Ильинский һ.б.). Ныклы үсеш алган бүлекләрнең берсе — авиация турбомашиналары һәм компрессорлар (Г.С.Жирицкий, В.И.Локай, А.В.Щукин, В.А.Максимов һ.б.), реактив һава двигательләре (В.П.Глушко, С.В.Румянцев, А.В.Талантов һ.б.) төзүнең техник һәм технол. процесслары механикасы.

Татарстанда нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү җир асты гидромеханикасын һәм фильтрлау теориясен үстерүгә нигез сала. Галимнәрнең нефтьле катламнар гидромеханикасы һәм чыганакларны рациональ эшкәртү теориясе (Һ.С.Салихов, В.Я.Булыгин, В.Д.Чугунов, Г.Г.Вахитов, А.Ш.Газизов, Р.Х.Мөслимов һ.б.), күзәнәкчел тирәлекләрдә җылылык һәм масса күчеше (М.А.Пудовкин һ.б.), релаксацион нәсызыкча фильтрлау (С.Ф.Сайкин, Ю.М.Молокович һ.б.) буенча хезмәтләре киң танылу таба. Механиканың төрле бүлекләре: аэрогидрототрыклылык; фильтрацион консолидация; сүрүләрнең грунт белән тәэсир итешүе; тоташ һәм кавитацион агымнар; металларны газодинамика, лазер белән эшкәртү технологиясе; биомеханика, композитлар һәм реология, дисперс тирәлекләр һ.б. киселешендә тикшеренүләр үткәрелә (М.А.Илһамов, А.В.Костерин, В.Н.Паймушин, А.В.Кузнецов, О.М.Киселёв, И.Х.Фәхретдинов, С.Б.Черевацкий, Ф.А.Гарифуллин, Д.А.Гобәйдуллин һ.б.).

Казан галимнәренең механика өлкәсендәге фәнни һәм гамәли эшчәнлеге Казан циркы төзелешендә конструкцияләрне пластиналар һәм сүрүләр теориясе нигезендә исәпләүдә, Кама елгасы аша күпер төзелешендә, Казан метрополитены туннелен салу барышында, шулай ук Татарстан предприятиеләрендә (Казан вертолёт заводы, Казан моторлар төзү ҖБ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы) технологик процессларны исәпләүдә гамәлгә ашырыла. Казан университеты җирлегендә — «Известия высших учебных заведений. Математика» (1957 дән), Казан техник университеты базасында «Известия высших учебных заведений. Авиационная техника» (1958 дән) журналлары нәшер ителә. Механика буенча тикшеренүләр ТРның техник югары уку йортларында, сәнәгать предприятиеләренең махсус бүлекләре һәм КБларында алып барыла.

Бик күп Казан галимнәре илнең башка шәһәрләрендә кафедра һәм лабораторияләрнең, институтлар, әйдәп баручы фәнни үзәкләр, югары уку йортларының оештыручылары һәм җитәкчеләре булалар. Казанда туып үскән М.А.Лаврентьев — СССР ФАнең Себер бүлеген оештыручы һәм аның беренче рәисе (Новосибирск шәһәре), К.П.Персидский — Казакъстан ССР ФАнең Математика һәм механика институты директоры, Н.Г.Четаев — СССР ФАнең Механика институты директоры (Мәскәү), В.М.Матросов — РФАнең Машиналар төзелеше институты каршындагы Тотрыклылык һәм нәсызыкча динамика тикшеренүләре үзәге директоры, В.М.Фомин — РФА Себер бүлегенең Теоретик һәм гамәли механика институты директоры, В.Н.Монахов — РФА Себер бүлегенең Гидродинамика институтында лаборатория мөдире.

Әдәбият

Моисеев Н.Д. Очерки развития механики. М., 1961;

Казанский авиационный институт. М., 1986;

Переломное десятилетие. Казанский государственный технологический университет. К., 2000;

История Казанского университета. 1804–2004. К., 2004.

Автор — В.В.Клоков