Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Федяево-Ключ исеме белән дә билгеле.

Халкы башта Зөя Троица-Сергий монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1883–1887 елларда авылда крәстиян Е.Ф.Милюшин тарафыннан ачылган укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли.

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1348 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Троица чиркәве приходына карый (Килди авылы). Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (22 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Килди авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Память Ленина” колхозы оештырыла, 1952 елдан “Заветы Ильича” колхозы (Килди авылы) составында, 1970 елда “Память Тимирязева” совхозы итеп үзгәртелә (1998–2006 елларда – “Заречье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халык саны

1646 елда – 90,
1782 елда – 156 ир-ат;
1859 елда – 382,
1897 елда – 556,
1908 елда – 668,
1920 елда – 717,
1926 елда – 643,
1938 елда – 486,
1949 елда – 226,
1958 елда – 177,
1970 елда – 123,
1979 елда – 78,
1989 елда – 38,
2002 елда – 27,
2010 елда – 17,
2017 елда – 17 кеше (руслар).