Барлык кече планеталарның суммар массасы Җир массасының 1/700 өлешенә тигез.

Күпчелек кече планеталарның орбиталары Марс һәм Юпитер орбиталары арасында (астероидлар поясы дип йөртелә) урнашкан. Кече планеталар исем һәм номер белән билгеләнәләр: Волга (№1149), Дубяго (№1167), Изергин (№1271), Казан (№1316), Кама (№1387), Лобачевский (№1858), Мартынов (№2376), Дибай (№2389), Татария (№2668), Крат (№3036), Җәлил (№3082), Сөембикә (№27849).

Иң билгеле кече планеталар: Церера (№1), Паллада (№2), Юнона (№3), Веста (№4).