- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1934), СССР Фәннәр академиясе академигы (1943), Социалистик Хезмәт Герое (1949, 1951, 1954), СССРда атом фәне һәм техникасы буенча эшләрне оештыручы һәм җитәкләүче
1902 елның 30 декабре, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аша районы Сим авылы – 1960 елның 7 феврале, Мәскәү.
И.В.Курчатов 1923 елда Кырым университетын тәмамлый. 1924–1925 елларда Азәрбайҗан политехник институтында (Баку шәһәре), 1925 елдан Ленинград физика-техника институтында фәнни-педагогик эштә.
1933 елдан атом төше физикасы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1934 елда нейтроннар белән бомбага тоту нәтиҗәсендә туган төш реакцияләренең тармаклану күренешен ача, күп кенә элементларның ясалма радиоактивлыгын тикшерә.
И.В.Курчатов җитәкчелегендә ясалма радиоактив изотопларның төш изометриясе (1935), уран төшләренең үзеннән-үзе бүленүе (1940) күренешләре ачыла.
Бөек Ватан сугышы елларында И.В.Курчатов зур хәрби әһәмияткә ия булган күп кенә эшләр башкара. 1942 елда Казанда эшли.
1942 елның сентябрендә СССР Дәүләт оборона комитетты И.В.Курчатовка атом бомбасын уйлап табу белән җитәкчелек итү эшен тапшыра; атом төше лабораториясе һәм 10 фәнни хезмәткәргә яшәү өчен Казанда 500 кв.м мәйданлы торак бүленеп бирелә.
1943 елда И.В.Курчатов Мәскәүгә күчә, биредә ул СССР Фәннәр академиясенең Атом энергиясе институтына нигез сала һәм аның беренче директоры (1943 елдан) була (1960 елдан И.В.Курчатов исемендә). Аның җитәкчелегендә СССРда Европадагы беренче атом реакторы төзелә (1946), беренче совет атом бомбасы (1949) һәм дөньяда беренче термотөш бомбасы (1953) эшләнә, дөньяда беренче атом электр станциясе (1954) һәм идарә ителүле термотөш реакцияләрен тормышка ашыру буенча тикшеренүләр өчен иң зур җайланма (1958) сафка кертелә; Ташкент, Тбилиси, Киев, Алма-Ата, Минск, Рига, Новосибирск һ.б. шәһәрләрдә атом-тикшеренү үзәкләре төзелә.
СССР Югары Советы депутаты (1950–1960).
Кызыл мәйданда Кремль дивары буенда жирләнә.
СССР Дәүләт бүләкләре (1942, 1949, 1951, 1954), Ленин бүләге (1957) лауреаты. Биш Ленин ордены, башка орденнар; медальләр, шул исәптән СССР Фәннәр академиясенең М.В.Ломоносов исем. һәм Л.Эйлер исем. алтын медальләре, Бөтендөнья Тынычлык Советының Ф.Жолио-Кюри исем. көмеш медале белән бүләкләнә.
Белоярск атом электр станциясенә (Свердловск өлкәсенең Заречный поселогы), Айдагы бер кратерга, фәнни-тикшеренү судносына, илдәге шәһәрләрнең урам һәм мәйданнарына, Курск өлкәсендәге поселокка И.В.Курчатов исеме бирелә.
СССР Фәннәр академиясе И.В.Курчатов исем. бүләк һәм алтын медаль булдыра, ул төш физикасы өлкәсендәге зур казанышлар өчен бирелә (1960).
«Курчатов институты» Россия Фәнни үзәге территориясендә И.В.Курчатовның мемориаль музее эшли.
Сегнетоэлектрики. Л.–М., 1933.
Расщепление атомного ядра. М.–Л., 1935.
Некоторые вопросы развития атомной энергетики в СССР // Атомная энергия. 1956. № 3.
Кикоин И.К. Игорь Васильевич Курчатов // Атомная энергия. 1963. Т. 14, № 1.
Головин И.Н. И.В.Курчатов. М., 1967.
Асташенков П.Т. Академик И.В.Курчатов. М., 1971.
Академик Игорь Васильевич Курчатов // Атомная энергия. 2003. Т. 94, вып. 1.
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.