Биографиясе

1909 елның 31 декабере, хәзерге Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Сасмак авылы – 1986 елның 16 апреле, Казан.

1935 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, 1985 елга кадәр шунда ук эшли, бер үк вакытта 1946–1960 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалының Физика-техника институтында.

Фәнни эшчәнеге

Хезмәтләре пластиклык, нәсызыкча сыгылмалылык, сүрүләрнең нәсызыкча теорияләренә карый.

К.З.Галимов ирекле күчешләр ясаучы җисемнең көчәнеш-деформация халәтен анализлауның гомуми алымнарын тәкъдим итә, деформацияләрнең өзлексезлеге тигезләмәләрен чыгара, теләсә нинди күчешләр һәм деформацияләр булганда деформация һәм көчәнеш тензорлары компонентлары арасында физик нисбәтләрне билгели, җисем статикасының төп тигезләмәләрен чыгара, аларны көчәнешнең симметрик тензор компонентларына туры китереп үзгәртә һәм мәсьәләләр чишүнең вариатив ысулларын үстерә.

Деформацияле һәм деформациясез халәткә китерелгән нәсызыкча сүрүләр теориясенә караган төп тигезләмәләрне чишә, чик деформацияләр алганда статик чик шартларын тәгъбирли.

Аерым күчешне исәпкә алып, сүрүләр теориясенә төгәллек кертә, геометрик һәм физик нәсызыкча мәсьәләләр чишүнең вариатив ысулларын эшли, бүселгән өслекләрнең изометриклыгы турындагы карашка нигезләнеп, сүрүнең тотрыклылыгы мәсьәләләрен чишүгә ирешә.

Сүрүләрнең нәсызыкча механикасы буенча фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе.

«Пластиналар һәм сүрүләр теориясенә караган тикшеренүләр» («Исследования по теории пластин и оболочек», 1961 ел) дигән тематик җыентыкка нигез сала.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нелинейная теория упругих оболочек. Казань, 1957 (автордаш);

Основы линейных теорий тонких оболочек. Казань, 1975;

Теория оболочек с учётом поперечнего сдвига. Казань, 1977;

Теория оболочек сложной геометрии. Казань, 1985 (автордаш).