Биографиясе

1925 елның 13 ноябре, Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Кече Үстүбә авылы – 2001 елның 15 марты, Мәскәү, Уфада җирләнгән.

Башкорт педагогика институтын тәмамлый (1951 ел).

1954 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында, 1958 елдан КПССның Башкорстан өлкә комитетында фән, мәдәният һәм мәктәпләр бүлеге мөдире, 1961 елдан Башкорт университетында (1961–1989 елларда уку-укыту буенча проректор, 1989–1993 елларда журналистика кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре башкорт һәм татар драматургиясе тарихына, С.Мифтахов, М.Гафури, Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, А.Таһиров, М.Сөндекле, М.Җәлил, Н.Әсәнбаев, Ә.Атнабаев һәм башка язучылар иҗатларына карый. Рус телендә «Писатели Советской Башкирии» (1967 ел), башкорт телендә «Совет Башҡортстаны языусылары» (1969 ел) биобиблиографик сүзлекләрен (Г.Хөсәенов белән автордаш), «Башҡорт драматургияһы антологияһы»н (1984 ел, И.Бүләков белән автордаш) төзүче.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе», 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ысынбарлык. Конфликт. Характер. Өфө, 1974; Башҡорт совет драматургияһының үҫеш юлдары. Өфө, 1985.

Әдәбият

Ғәйнуллин М., Хөсәйенев Г. Совет Башҡортстаны языусылары: Биобиблиогр. белешмә. Өфө, 1988;

Мидхат Гайнуллин: Библиогр. указ. Уфа, 1985.