Биографиясе

1937 елның 13 декабрендә Казакъстан ССРның Усть-Каменогорск шәһәрендә туган.

1959 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре полимерлар химиясенә карый. Ю.О.Аверко-Антонович катлаулы олигоэфирларны синтезлый һәм алар нигезендә туендырылмаган әвәләнүчән уретан каучуклар алуга ирешә; резиналарның физико-химик һәм техник үзлекләрен, эшкәртү үзенчәлекләрен, куллану характеристикаларын өйрәнә; бу полимерларның төзелеше һәм үзлекләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклый.

Югары уку йортлары өчен төзелгән дәреслек һәм уку ярдәмлекләренең авторы һәм автордашы.

Хезмәтләре

Структура и свойства ненасыщенных уретановых каучуков на основе сложных полиэфиров // Синтез и физико-химия полимеров. 1973. Вып. 12.

Химия и технология синтетического каучука: учеб. Л., 1987 (автордаш).

Технология резиновых изделий: учеб. пособие. Л., 1991 (автордаш).

Әдәбият

Казанский химико-технологический институт вчера, сегодня, завтра. Казань, 1990. Ч. 2.