Биографиясе

1940 елның 14 июлендә Уфа шәһәрендә туган.

1962 елда Уфа авиация институтының авиация двигательләре факультетын тәмамлый.

1969–1994 елларда Уфа нефть институтында (хәзерге Уфа нефть техник университеты), материаллар гыйлеме һәм тутыгудан саклау кафедрасы мөдире (1980 елдан). 1994 елдан Уфа нефть техник университеты каршындагы Өстәмә профессиональ белем бирү институты директоры.

Эшчәнлеге

Хезмәтләре металл конструкцияләрнең коррозион-механик ныклыгы, озакка чыдамлыгы, җимерелүләрнең үзенчәлекле төрләре һәм ватылу-бозылуның сизгер параметрларын билгеләүгә карый.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Коррозионно-механическая стойкость нефтегазовых трубопроводных систем. Уфа, 1977.

Прогнозирование коррозионно-механических разрушений магистральных трубопроводов. М., 1997.

Әдәбият

Уфимский нефтяной технический университет. Доктора наук, профессора: Науч.-библиогр. сб. М., 1997.

Кто есть кто в газовой промышленности. СПб., 1996.

Диагностика растрескивания трубопроводов. Уфа, 2003.