Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары ( элеккеге дворян Манасеиннар крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү.

1904 елда авылда эшмәкәр һәм җирбиләүче, Алатырь мещаны В.Л.Симбирин акчасына Троица чиркәве (Совет чорында храм һәм чаң манарасының түбәләре юкка чыга; псевдорус мотивлары белән классицизм юнәлешендә эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге; өлешчә сакланган) төзелә.

XX йөз башында авылда чиркәү, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. 1913 елда катнаш рус бер класслы училище ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 151 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә.

1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1924 елдан − Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Екатериновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авыл − Ворошилов исем., 1951 елдан – Ленин исем. (үзәк утары Урта Дәүләтъяр авылында урнаша, 1958 елдан – Екатериновка авылында) колхозларга керә, 1997 елда − Ленин исем. авыл хуҗалыгы җитештеү кооперативына, 2001 елда “Чита” авыл хуҗалыгы җитештерү коопративының ярдәмче хуҗалыгына (2003 елга кадәр) үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли (аннары балалар Екатериновка авылында укыйлар).

Авыл янында археология истәлекләре: Дәүләтъяр табылдыгы (Алтын Урда чоры болгар истәлеге), Дәүләтъяр табылдыклары (неолит–бронза дәвере) ачыклана.

Күренекле кешеләре

В.А.Манассеин (Манассейн) (1841–1901) – җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, терапевт, профессор.

Халык саны

1782 елда – 43 ир заты;
1859 елда – 349,
1897 елда – 282,
1920 елда – 365,
1926 елда – 341,
1949 елда – 273,
1958 елда – 228,
1970 елда – 126,
1979 елда – 109,
1989 елда – 60,
2002 елда – 40,
2010 елда – 21,
2020 елда – 15 кеше (руслар).