Тарих фәне — иҗтимагый фәннәр төркеменең бер өлеше. Тарихның өйрәнү объекты — үткәндә һәм хәзерге заманда җәмгыять тормышын чагылдыручы барлык фактлар җыелмасы. Тарих фәне аерым бүлекләрдән һәм тармаклардан тора. Беренче төркемгә җәмгыять тарихын гомуми (бөтендөнья тарихы) һәм аның аерым якларын (борынгы җәмгыять тарихы, урта гасырлар тарихы, Алтын Урда тарихы, Россия тарихы, икътисади тарих, хәрби тарих һ.б.) өйрәнүче бүлекләр һәм тармаклар керә; икенче төркемне ярдәмче тарих фәннәре (мәсәлән, генеалогия, геральдика, нумизматика, хронология, метрология) тәшкил итә.

Болгарларның тарихи күзаллаулары

Казан төбәгендә тарихның фән буларак үсеше Идел буе Болгар дәүләте барлыкка килгән вакыттан башлана. Болгарларның тарихи күзаллаулары турында мәгълүмат аз, безнең көннәргә килеп җиткән әл-Гарнати, Ибне Рустә, Ибне Фазлан, Ибне әл-Әсир һәм кайбер башка авторлар, шулай ук татар фольклоры әсәрләрендә генә тулы булмаган мәгълүматлар сакланган. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми дин сыйфатында ислам дине кабул ителү (922), Көнчыгыш мөселман илләре белән сәүдә-икътисад, дини һәм мәдәни багланышлар мәгариф, мәдәният һәм фән үсешенә китерә. Идел буе Болгар дәүләтендә болгарларның килеп чыгышы турында фикерләр формалаша һәм тарала. Болгар халкының тарихи карашларына борынгы төрки мифология, риваятьләр, шулай ук гарәп һәм фарсы галимнәренең дини хезмәтләре зур йогынты ясый. XI–XII йөзләрдә болгарларның үз тарихи мәктәбе формалаша башлый, Ягъкуб бине Ногман шуның бер вәкиле була. Алтын Урдада тарих фәне үсешен дәвам итә һәм шулай ук мөселман Шәрегы тарихи традицияләренең көчле йогынтысында була. Гарәп авторлары Ибне Баттута, Ибне Хәлдун, Ибне әл-Вәрди һ.б. хезмәтләрендә күрсәтелгәнчә, Алтын Урда башкаласы Сарай әл-Мәхруса шәһәрендә бик күп галимнәр, шул исәптән тарихчылар яши һәм эшли (билгеле булганнары: Мохтар ибне Мәхмүд әз-Заһидинең Бәркә хан турында әсәр язуы мәгълүм, Сәйф Сараи — «Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәре авторы, анда тарихи-фәлсәфи, иҗтимагый-дини һәм әхлакый-этик темага фикерләр тупланган).

Татар ханлыкларында тарих фәне үсеше

Алтын Урда таркалганнан соң (1430–1440 еллар), тарих фәне үсеше татар ханлыкларында (Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер ханлыкларында) дәвам итә. Казан ханлыгы тарихы буенча чыганаклар сугышлар, баш күтәрүләр, янгыннар вакытында шактый күләмдә югалалар. Кайбер мәгълүматлар аерым генеалогияләрдә һәм фольклор традицияләрендә («Дәфтәре Чыңгызнамә», Кадыйргали бәкнең «Елъязмалар җыентыгы») саклана, бу тарихи традицияләрнең күчемлелеге хакында фаразларга нигез бирә. Татар халкы тарихының аерым аспектлары Мөхәммәдъярның «Төхфәи Мәрдан» (1539–1540), «Нуры содур» (1542) поэмаларында, Шәрифи Хаҗитарханинең «Зафәрнамә-и вилайәти Казан» әсәрендә, шулай ук аноним авторның «Казан елъязмачысы»нда («Казанский летописец») чагыла. 1552 елда дәүләтчелекне югалту, татар ханлыкларының яулануы тарихи белемнәр үсешенә күп кенә үзгәрешләр кертә: идарәчеләр, династияләр һәм дәүләтләр тарихын төзү традицияләре югала. Шәҗәрәләр төзү һәм кабер ташъязмалары традициясе саклана, аларның кайберләрендә Чыңгыз хан, Аксак Тимер, Идегәй һ.б. нәселләре турында мәгълүматлар бар. XVI йөзнең 2 нче яртысыннан төбәк территориясендә Россия тарихы фәне үсеше башлана.

XVIII йөздә төбәк тарихы

XVIII йөздә төбәк тарихын өйрәнү күбесенчә Санкт-Петербург галимнәре тарафыннан алып барыла (кара Академия экспедицияләре). 1758 елда ачылган Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе Көнчыгышны өйрәнүчеләрне әзерләү өчен җирлек булып тора.

Тарихи белемнәр үсешендә Казан университеты роле

1804 елда Казан университеты ачылуга, анда Россия дәүләте тарихы, статистикасы һәм географиясе кафедрасы һәм Шәрекъ бүлеге оештырылу белән (соңгысы шәркыять гыйлеме үсешенә нигез сала), төбәк турындагы тарихи белемнәр үсешендә яңа этап башлана. Тюркология, монголларны, кытайларны, гарәпләрне өйрәнү буенча И.Н.Березин, В.П.Васильев, О.М.Ковалевский, М.К.Казимбәк, П.Я.Петров, И.Н.Холмогоров, Х.М.Френ хезмәтләре гомумроссия күләмендә генә түгел, Европа күләмендә таныла. Университет галимнәре төбәк һәм татар халкы тарихын актив өйрәнәләр; аларның хезмәтләре татар халкын өйрәнү гыйлеме (Х.Фәезханов, Ф.И.Эрдман, И.Н.Березин, К.Ф.Фукс һ.б.) формалашуга ярдәм итә. 1820 елларда тарихи төбәкчелек белеме формалаша. 1829 елда Н.И.Лобачевский башлангычында оештырылган «Казан фәннәр җәмгыяте» губернада беренче төбәкне өйрәнү үзәге була, актив әгъзалары арасында М.С.Рыбушкин таныла. Казан университеты профессоры К.Ф.Фуксның төбәкне өйрәнүгә багышланган хезмәтләре тарихи чыганак буларак бүгенге көнгә кадәр мөһимлеген югалтмый. Аның, шулай ук А.А.Фукс, М.К.Казимбәк, И.Н.Березин, А.Ф.Фукс һ.б.ның хезмәтләре Казан төбәге халыкларының тарихи этнографиясен формалаштыруга нигез салалар. Университет каршында сирәк очрый торган әйберләр кабинеты, соңыннан шуның нигезендә этнография музее оештырыла. 1884 елда география һәм этнография кафедрасы ачыла, ул төбәктә этнография фәне үсешенә этәргеч бирә. Шулай ук университет каршында минцкабинет (нумизматика музее) оештырылу төбәктә фән буларак Көнчыгыш нумизматикасы формалашуга нигез сала: профессор Х.М.Френ йөзләрчә төрки-татар акчаларын фәнни әйләнешкә кертә. Университет укытучылары башлангычында планлы рәвештә археологик казу эшләре үткәрелә. 1837 елда гомуми тарих һәм Россия тарихы кафедралары оештырыла. Гомуми тарих буенча университет программасы шул вакытта ук 3 бүлектән (борынгы заман, урта гасырлар һәм яңа дәвер) тора, шул юнәлешләрнең һәркайсы нәтиҗәле үсеш ала. Әлеге чор укытучылары арасында гомуми тарих, Россия тарихы үсешенә зур өлеш керткән тарихчылар — Н.Я.Аристов, С.В.Ешевский, П.С.Кондырев, Д.А.Корсаков, Н.А.Фирсов, И.И.Хәлфин, А.П.Щапов, И.Ф.Яковкин һ.б. 1850 елларда профессор С.В.Ешевский университетта рус историографиясе буенча беренче лекцияләр курсы укый. Шулай да историография һәм чыганакларны өйрәнү гыйлемен Казан университетында Д.А.Корсаков исеме белән бәйлиләр, ул рус историографиясе һәм чыганакларны өйрәнү гыйлеме буенча лекцияләр курсы әзерли һәм шул курсны 1880 елдан 30 ел дәвамында алып бара (ул вакытта шуңа охшаш курс Россия университетларының берсендә дә укылмый). 1855 елда Көнчыгыш бүлеге Петербург университетына күчерелүгә карамастан, төбәктә Көнчыгышны өйрәнү университетта гына түгел, Казан руханилар академиясендә дә (Н.И.Ильминский, М.А.Машанов, Н.П.Остроумов, Г.С.Саблуков һ.б.) дәвам итә. 1863 елда университетта тарих-филол. факультеты (2 бүлектән тора) ачыла, бу тарих фәненең уңышлы үсешен күрсәтә. Бу чорда тюркология (И.Н.Березин, М.К.Казимбәк, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Х.М.Френ һ.б.) һәм славяннарны өйрәнү гыйлеме (О.М.Бодянский, В.И.Григорович, Н.В.Крушевский һ.б.) барлыкка килә һәм үсә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында тарих фәне Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлеге белән бәйле рәвештә яңа күтәрелеш кичерә. Аның әгъзалары Г.Н.Әхмәров, Һ.М.Атласов, Н.П.Загоскин, А.Ф.Лихачёв, Ш.Мәрҗани, П.А.Пономарёв, С.М.Шпилевский, А.А.Штукенберг һ.б. Идел-Кама төбәгендәге борынгы истәлекләрне һәм этнографияне, рус булмаган халыкларның тарихын һәм көнкүрешен өйрәнәләр. «Известия Общества археологии, истории и этнографии при императорском Казанском университете» («Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре») журналы (ул Россиянең 136 фәнни оешмасына һәм дөньяның 52 шәһәренә җибәрелә (1894) басылу белән, җәмгыять эшчәнлеге киң иҗтимагый һәм фәнни яңгыраш ала.

Милли тарих фәне

XIX йөздә төбәктә шулай ук милли тарих фәне үсеш кичерә. Аңа нигез салучы — Ш.Мәрҗани, татар халкы тарихы буенча күп кенә фундаменталь хезмәтләр авторы. XIX йөз ахырында яңа ысуллы мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә беренче булып Россия тарихы һәм татар халкы тарихы укытыла башлый (күренекле тарих укытучылары арасында — Й.Х.Акчура, Һ.М.Атласи, Ә.Ә.Вәлиди). Татарлар арасында тарих белемнәрен таратуда мәгърифәтчеләр (к. Мәгърифәтчелек) эшчәнлеге һәм җәдитчелек идеяләре сизелерлек роль уйный. XX йөз башында татар тарихы фәне милли хәрәкәт йогынтысында күтәрелеш чоры кичерә: 1905 елдан башлап татар галимнәре актив рәвештә гомуми тарих, Рус дәүләте тарихыннан хезмәтләр язалар, булганнарын тәрҗемә итәләр. Алар төп игътибарны Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихына юнәлтәләр, бу үз чиратында милли тарих концепциясе формалашуга китерә (Г.Әхмәров, Һ.Атласи, Г.Баттал, Ә.Вәлиди, Р.Фәхретдин һ.б.).

ХХ йөздә төбәк тарихын өйрәнү

ТАССР барлыкка килү (1920) төбәк тарихын өйрәнүгә яңа этәргеч бирә. Иң зур фәнни үзәк дәрәҗәсен элеккечә Казан университеты саклый. Ләкин Октябрь революциясеннән соң Россия тарихы фәне үсешендә идеологиядәге тамырдан үзгәрешләр белән бәйле рәвештә принципиаль үзгәрешләр була. Совет хакимиятенең беренче елларында Россиянең барлык югары уку йортларында тарих факультетлары ябыла, фән буларак, тарих уку программасыннан алына, 1921 елда Казан университетының тарих-филология факультеты да ябыла. Дәүләт сәясәте элеккеге тарих мәктәбе фәнни традицияләренең тамырын корытуга юнәлтелгән була. Фән буларак тарих үсеше Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлегендә, шулай ук яңа оештырылган фәнни оешмаларда һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә дәвам итә. 1920 елда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршында махсус фәнни бүлек төзелә, аның каршында тарих-филология фәннәре, археология һәм этнография бүлеге ачыла (җитәкчесе — М.Г.Худяков). Бик кыска гына вакыт эшләвенә карамастан, ул фәнни-тикшеренү эшен җайга салып өлгерә; аның нигезендә 1921 елда Гыйльми үзәк оештырыла, республикадагы фәнни оешмаларның күбесе аның карамагында була. Шәрекъ академиясе каршында 1922 елда Шәрекъне өйрәнү җәмгыяте булдырыла, соңыннан Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте итеп үзгәртелә, ул Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү үзәгенә әверелә. Җәмгыять белән М.Г.Худяков, Н.Н.Фирсов, Г.Г.Ибраһимов, Г.С.Гобәйдуллин кебек күренекле галимнәр хезмәттәшлек итәләр. Хакимият дәүләтнең яңа тарих үсешендә, иң беренче чиратта, Коммунистлар партиясе роленең чагылышы белән кызыксынганлыктан, 1920 елда Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы буенча комиссия төзелә (Истпарт); 1920–1940 елларда аның бүлеге ТАССРда да эшли. 1925 елда Г.Ибраһимов җитәкчелегендә Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы оештырыла, аның максаты төбәкне һәм анда яшәүче халыкларны өйрәнү, районнарда тарихи-төбәк музейларын оештыру була. 1928 елда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте төзелә, әкренләп Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте һәм Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы функцияләре аңа күчә. 1920 еллар ахырыннан тарих фәне үсеше процессына актив рәвештә партия-дәүләт органнары катнаша башлый. ТАССРда фәнни оешмалар эшчәнлеген координацияләү өчен 1927 елда Татар мәдәнияте йорты ачыла. 1920 елларда тарихи белемнәрне популярлаштыру максатыннан күп кенә фәнни һәм фәнни-популяр басмалар нәшер ителә: «Вестник Научного общества татароведения» («Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе»), «Материалы по изучению Татарстана» («Татарстанны өйрәнү буенча материаллар»), «Труды Общества изучения Татарстана» («Татарстанны өйрәнү җәмгыяте хезмәтләре»), «Труды Дома татарской культуры» («Татар мәдәнияте йорты хезмәтләре»), «Татарстан» журналы һ.б. Әлеге җәмгыять әгъзалары төбәк тарихын гына түгел, Шәрекъне өйрәнү, татар халкы тарихы, тюркология үсешенә дә ярдәм итә. Шул вакытта партия-дәүләт органнары фәнни эшчәнлекне контрольдә тотуның яңа формаларын эзлиләр: 1930 елда Татар мәдәнияте йорты Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелә, аның максаты республикадагы барлык фәнни-тикшеренү эшләрен координацияләү була. Акрынлап фәнни оешмалар ябыла башлый, кайбер фәнни юнәлешләр халыкка каршы дип игълан ителә, күп кенә галимнәр репрессияләргә дучар була (Һ.М.Атласи, Г.С.Гобәйдуллин, Г.Г.Ибраһимов, М.К.Корбут һ.б.).

1930 елларда, хәзерге тарих фәне формалашу белән бәйле рәвештә, белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә. 1939 елда Казан университетында бер кафедралы тарих факультеты (1940–1980 елларда — тарих-филология) ачыла. Соңрак түбәндәгеләр аерылып чыга: СССР тарихы кафедрасы, соңыннан шул кафедрасы җирлегендә XX йөзгә кадәр Ватан тарихы кафедрасы (Е.А.Вишленкова, Г.Н.Вульфсон, И.П.Ермолаев һ.б.) һәм хәзерге заман ватан тарихы кафедрасы (Р.К.Вәлиев, И.М.Ионенко, И.М.Климов, А.А.Литвин, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, И.Р.Таһиров һ.б.); гомуми тарих кафедрасы, соңрак — борынгы һәм урта гасырлар тарихы кафедрасы (В.Д.Жигунин, Г.П.Мягков, А.С.Шофман һ.б.), яңа һәм иң яңа тарих кафедрасы (В.И.Адо, Н.А.Бурмистров, Р.М.Вәлиев, Н.А.Мәҗитова, И.И.Шәрифҗанов һ.б.); археология һәм этнология кафедрасы (Е.П.Бусыгин, Н.И.Воробьёв, Н.В.Зорин, Н.Ф.Калинин, Ә.Г.Мөхәммәдиев, А.Х.Халиков һ.б.); историография һәм чыганакларны өйрәнү гыйлеме кафедрасы (В.В.Астафьев, А.Л.Литвин, С.Ю.Малышева, А.А.Сальникова, Н.М.Силаева һ.б.); Татарстан Т.ы кафедрасы (Р.Ә.Нәбиев, Р.Г.Хәйретдинов һ.б.); сәяси тарих кафедрасы (С.М.Михайлова, Р.И.Нәфыйгов һ.б.) оештырыла. 1988 елда татар филологиясе һәм тарихы факультетында татар халкы тарихы кафедрасы ачыла (М.Г.Госманов, И.А.Гыйләҗев, А.Х.Мәхмүтова, Д.Г.Мостафина һ.б.). Университет тарихчылары төрле юнәлештә эшлиләр, аларның фәнгә керткән өлешләре Россия һәм чит ил галимнәре тарафыннан югары бәяләнә.

1939 елдан татар халкы тарихын өйрәнүнең әйдәп баручы үзәкләреннән берсе Тел, әдәбият һәм тарих институты (ТӘТИ) була, аның составында тарих, археология, этнография, иҗтимагый фикер (С.Х.Алишев, Р.М.Әмирханов, М.И.Әхмәтҗанов, Җ.И.Гыйльманов, Х.Г.Гыймади, А.М.Җәләлов, Е.П.Казаков, М.К.Мөхәррәмов, А.Х.Халиков, Х.Х.Хәсәнов, Е.И.Чернышёв һ.б.) бүлекләре эшли. Тарих бүлеге хезмәткәрләре төбәк тарихына караган чыганакларны һәм материалларны җыю һәм системага салу буенча зур эш башкаралар, «Татарстан АССР тарихы» (т. 1–2, 1955–1960) исемле гомумиләштерелгән хезмәт әзерлиләр һәм бастырып чыгаралар. Алга таба республикада Татарстан ССР суверенлыгы турында Декларация кабул ителү (1990) тарих фәне үсешендә яңа этап була. Республиканың яңа статусы 1992 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырырга мөмкинлек бирә. Аның эшчәнлегендә әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе — гуманитар фәннәр, беренче чиратта, тарих фәне үсеше; шуның нигезендә 1997 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты җирлегендә Тарих институты (С.Х.Алишев, Р.Г.Әмирханов, И.К.Заһидуллин, Д.М.Исхаков, Е.П.Казаков, Ф.М.Солтанов, Р.Г.Фәхретдинов, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов, Ф.Ш.Хуҗин һ.б.) оештырыла. Институт галимнәре тарафыннан Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча зур фәнни хезмәтләр нәшер ителә: «Татарлар» («Татары», М., 2001); «Иң борынгы заманнардан алып татарлар тарихы» («История татар с древнейших времён», т.1–7, 2002–2015). Татарстан һәм татар халкы турында универсаль белешмә басмалар әзерләү өчен ТР ФА составында Татар энциклопедиясе институты (Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин һ.б.) ачыла. 1990 елларда югары белемне гуманитарлаштыру юнәлеше игълан ителә, шунлыктан республиканың барлык югары уку йортларында да тарих белеме статусы күтәрелә: Казан педагогика университетында тарих факультеты (Н.П.Муньков, А.М.Ременников, О.В.Синицын, Р.Ш.Таһиров, Е.И.Устюжанин һ.б.), Казан технология университетында дәүләт белән идарә итү, тарих һәм социология кафедрасы (У.Б.Белялов, О.Н.Коршунова, Р.С.Цейтлин һ.б.), Казан техник университетында тарих кафедрасы (Д.К.Сабирова, Я.Ш.Шәрәпов һ.б.), Казан финанс-икътисад институтында сәяси тарих кафедрасы (В.В.Иванов, Э.Р.Таһиров һ.б.), Казан мәдәният һәм сәнгать университетында Ватан һәм чит илләр тарихы кафедрасы (Р.А.Гарәфетдинов, Е.Д.Румянцев, Р.Р.Йосыпов һ.б.), Казан медицина университетында тарих һәм социология кафедрасы (А.М.Җәләлов, Н.Г.Субаев) һ.б. эшли.

Әдәбият   

50 лет поисков и открытий. К., 1989;

Жить историей: 60 лет историческому факультету Казанского университета. К., 1999;

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999.

Авторлар — Л.М.Айнетдинова, Р.В.Шәйдуллин