- РУС
- ТАТ
Татарларның борынгы бабалары — болгарлар турында беренче мәртәбә искә алу V йөзгә карый (тарихчы Приск Панийский хезмәте, 463 ел).
Идел буе Болгар дәүләте һәм анда яшәүче халыклар турында җентекле мәгълүмат Ибне Фазлан (Фадлан) тарафыннан калдырыла (X йөз). Болгарлар һәм төбәктәге башка халыклар турындагы күп кенә мәгълүматлар (территориянең формалашуы, тел, дини күзаллаулар, риваятьләр, гореф-гадәтләр) X–XIII йөзләрдәге гарәп-фарсы һәм төрки авторлар Ибне Рустә, Мәхмүд Кашгари, әл-Гарнати, Ибне әл-Әсир һ.б. хезмәтләрендә бар.
Идел буе Болгар дәүләте халкының ислам динен кабул итүе (922) болгарлар тарихын өйрәнүнең төп юнәлешен билгели. Мөселман традицияләре акрынлап борынгы төрки күзаллауларны кысрыклый һәм рәсми тарихны өйрәнү гыйлеме өчен нигез сала.
Беренчеләрдән булып болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның «Болгар тарихы» китабында (XI йөз) үз халкы турында тарихи белемнәрне системалы бәян итү омтылышы ясала. Болгар галимнәре, дин әһелләре һәм язучылары Кол Гали, Сөләйман бине Дауд әс-Саксини әс-Сувари, Әбүл Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари, Борһанетдин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари, әл-Хәнәфи Борһанетдин Ибраһим бине Хозыр әл-Болгари, Хаҗи Әхмәт әл-Болгари һ.б. хезмәтләрендә астрономия, астрология, медицина, география, тарих, хокук, дини тәгълимат үсеше турында тарихи мәгълүматлар саклана.
Алтын Урда чорында рәсми тарихны өйрәнү гыйлеме традицияләре Рәшидетдиннең «Җыелма тарих» («Җамигъ әт-тәварих», 1311) хезмәтендә, аерым идарәчеләр шәҗәрәләрендә һәм фольклор традицияләрендә чагыла. Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәрләрендә төрки-татар җәмгыятенең кайбер тарихи-фәлсәфи һәм дини мәсьәләләре карала. Көнбатыш Европа һәм гарәп сәяхәтчеләре Дж. Карпини, В. де Рубрук, Юлиан, Ибне Баттута, Йәзди Шәрәфетдин Гали, әл-Максуди һ.б.ның әсәрләрендә Алтын Урда ханнары, шәһәрләре, дине, теле, халкы, андагы һөнәрчелек үсеше турында мәгълүматлар бар.
Казан ханлыгы чоры тарихи фикере чагылган язма истәлекләр сакланмаган диярлек. Казан татарлары һәм Казан ханлыгы турында мәгълүматлар рус елъязмаларында, А.М.Курбскийның «Мәскәүнең бөек кенәзе турындагы тарих» («История о великом князе Московском») китабында,«Казан елъязмачысы» («Казанский летописец») хикәятендә, Европа сәяхәтчеләре С. фон Герберштейн, А.Дженкинсон, А.Олеарий, Д.Флетчер һ.б.ның хәбәрләрендә, аерым татар шәҗәрәләрендә һәм фольклор әсәрләрендә чагыла. Татар халкының урта гасырлар тарихына һәм мәдәниятенә бәйле бай мәгълүматлар Әбелгазый Баһадур ханның «Төркиләр шәҗәрәсе» («Шәҗәрә-и тюрк»), Шәриф Хаҗитарханиның «Зафар-намә-и вилайәт-и Казан» һ.б. әсәрләрендә теркәлгән.
Рус дәүләте Казан ханлыгын яулап алганнан соң (1552), татар тарихын өйрәнү гыйлеменең үсеше өзелә. Татар җәмгыяте турындагы кайбер мәгълүматлар бәетләрдә, дастаннарда, тарихи җырларда һәм халык иҗатының башка жанрларында, шулай ук аерым шәҗәрәләр һәм кабер ташлары язмаларында саклана. Безгә килеп җиткән татар тарихи әдәбиятының иң борынгы язма истәлекләре XVII йөзгә карый. Шуларның берсе — Кадыйргали бәкнең «Елъязмалар җыентыгы» («Җамигы әт-тәварих», 1602), анда тарихи вакыйгалар белән беррәттән XVI йөз ахыры — XVII йөз башы мәскәүлеләр яклы рухтагы татар аксөякләренең карашлары күрсәтелә. «Дәфтәре Чыңгызнамә» әдәби-тарихи әсәре 1680 елларга карый, анда татар тарихы фикеренең 2 төрле — Болгар һәм Алтын Урда традицияләре үзара үрелә. XVIII йөздә – XIX йөз башында Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгари, Т.Ялчыгол һ.б.ның әсәрләре Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышлана.
Төбәк тарихын өйрәнүгә рус тикшеренүчеләре сизелерлек өлеш кертә. Казан төбәге һәм татарлар турында кыйммәтле материаллар XVIII йөздә Академия экспедицияләрендә катнашучылар И.И.Лепёхин, Г.Ф.Миллер, П.С.Паллас тарафыннан җыела.
Татарлар турында тарихи-этнографик мәгълүматлар П.И.Рычков, И.И.Георги хезмәтләрендә бар. В.Н.Татищев, Н.М.Карамзин, С.М.Соловьёв, В.О.Ключевский, Н.И.Костомаровның Россия тарихы буенча гомумиләштерүче хезмәтләрендә татар халкының үткәне Россия дәүләте формалашу тарихы контекстында гына күрсәтеп үтелә. XIX йөздә – XX йөз башында татар халкы тарихын өйрәнүгә Н.К.Баженов, И.Н.Березин, В.В.Вельяминов-Зернов, В.Н.Витевский, В.В.Григорьев, С.В.Ешевский, Н.П.Загоскин, П.Е.Заринский, И.А.Износков, А.Ф.Лихачёв, А.Ф.Можаровский, Г.И.Перетяткович, М.С.Рыбушкин, В.Г.Тизенгаузен, Н.А.Фирсов, Н.Н.Фирсов, К.Ф.Фукс, А.А.Фукс, И.И.Хәлфин, С.М.Шпилевский, А.Паркер һ.б. билгеле бер өлеш кертәләр. Алар тарафыннан зур күләмле фактик материал җыела, татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеменең күп кенә аспектлары, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан һәм Касыйм ханлыклары, Идел буе һәм Урал алдындагы рус булмаган халыкларны колонияләштерү һәм христианлаштыру, XVII–XVIII йөзләрдәге башкорт-татар күтәрелешләре, Казан губернасы авыллары, Казан тарихы тикшерелә. Алар шулай ук татар халкының тюркологиясен, археологиясен, этнографиясен, Шәрекъ (Алтын Урда) нумизматикасын өйрәнүгә зур өлеш кертәләр. Шулай да аларның хезмәтләрендә төбәк һәм татар халкы тарихы, нигездә, рәсми Россия тарихын өйрәнү гыйлеме кысаларында яктыртыла.
XIX йөзнең 2 яртысында — XX йөз башында Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме күтәрелеш кичерә, ул татарларның милли үзаңнары формалашып бетү белән аңлатыла. 1880–90 елларда татар халкы тарихына бәйле беренче зур күләмле гомумиләштерелгән әсәр барлыкка килә. Ул — Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәте. Анда бай чыганаклар материалы нигезендә Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм татар ханлыкларындагы мөселманнар тарихының дәвамлылыгы күрсәтелә, Россия империясе составында татар халкы тарихының социаль-икътисади, этномәдәни, дини һ.б. аспектлары карала.
Х.Әмирханов һәм Х.Фәезханов хезмәтләрендә Идел буе Болгар дәүләте, Казан һәм Касыйм ханлыклары тарихы чагыла. Тарихи белемнәрне популярлаштыручы К.Насыйри үзе чыгарган татарча өстәл календарьларында болгарлар, Казан ханнары, борынгы Казан турында мәгълүматлар, риваятьләр урнаштыра. Ул ш.у. Идел алдының төньягындагы күп кенә авылларда яшәүчеләрнең болгарлар икәнен дәлилләүче Казан губернасы Зөя өязе авыллары килеп чыгышы турында риваятьләр һәм тарихи-эпиграфик материаллар җыя; беренчеләрдән булып Е.И.Пугачёв кузгалышы тарихына мөрәҗәгать иткән М.С.Аитов хезмәтен басмага әзерли.
XX йөз башында Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә Р.Фәхретдин һәм Морад Рәмзи хезмәтләренең дөньяга чыгуы зур вакыйга була. Р.Фәхретдин тарафыннан төзелгән «Асар» биобиблиографик җыентыгы Идел буе Болгар дәүләте дәвереннән алып XX йөз башына кадәрге чордагы 1200 дән артык күренекле мөселман әһелләренең биографиясен үз эченә ала. Морад Рәмзи 2 томда басылган «Казанда вә Болгарда булган вакыйгалар һәм татар мәликләре турында хәбәрләр» («Тәлфыйк әл-әхбар вә тәлкыйх әл-асәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар», 1908) исемле хезмәтендә татар халкы тарихын борынгы дәверләрдән алып һәм гомумтарихи процесс фонында өйрәнә, татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеменең дәвамлылыгын күрсәтә.
XX йөз башында татар тикшеренүчеләренең игътибарын күбрәк татар халкының гомумтөрки үткәне кызыксындыра башлый. Х.Габәшинең «Төрки кабиләләрнең тулы тарихы» («Мөфассал тарих кауме төрк», 1909) хезмәтендә төрки халыкларның мәдәнияте, мәгарифе, фәне, хәрби эше һәм хуҗалык эшчәнлеге тарихы һәм аларның диннәре яктыртыла. Ә.Вәлидинең «Төрек вә татар тарихы» (1912) хезмәте киң җәмәгатьчелеккә таныла, замандашлары тарафыннан төрки халыкларның беренче гомуми тарихы буларак бәяләнә. Г.Әхмәровның төрки-татар дәүләтләре тарихына багышланган «Болгар тарихы» (1909) һәм «Казан тарихы» (1910) хезмәтләре шулай ук шушы чорга карый. Аларда ул әлеге дәүләтләрнең сәяси тарихы, икътисад һәм мәдәният үсеше, халыкларның дине, гореф-гадәтләре мәсьәләләрен тикшерә. Казан ханлыгы — Идел буе Болгар дәүләтенең дәвамчысы, ә Казан татарлары — борынгы болгарларның варислары булуына инанган Әхмәров татарларның дәүләт берләшмәләренең дәвамчылык идеясен яклап чыга. Ул шулай ук татар халкы этнографиясенең кайбер аспектларын («Мишәр халкы һәм теле турында», «Казан татарларының туй йолалары», «Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышы») һәм татар археологиясен (Сувар шәһәренең урынын ача) үстерүгә зур өлеш кертә. Г.Баттал «Татар тарихы» (1912) хезмәтендә Идел буе Болгар дәүләтенең, Алтын Урданың һәм Казан ханлыгының тарихын нигезле анализлый. Татар ханлыклары тарихын шулай ук Һ.М.Атласи «Себер тарихы» (1911), «Сөембикә» (1914), «Казан ханлыгы» (1920) хезмәтләрендә тикшерә. Татар халкы тарихы һәм мәгърифәте Г.Баруди, К.Бикколов, Ә.Вәлиди, Җ.Вәлиди, Г.Гобәйдуллин хезмәтләрендә яктыртыла.
П.В.Знаменский, Я.Д.Коблов, Е.А.Малов, М.А.Машанов, Н.И.Остроумов һ.б. авторлар хезмәтләрендә Идел һәм Урал буенда яшәгән рус булмаган халыкларны христианлаштыру тарихы, миссионерлык эшчәнлеге, Казан руханилар академиясе, дини мәктәпләр, татарларның конфессиональ уку йортлары тарихының аерым аспектлары чагыла. Татарлар тарихын өйрәнү гыйлеме мәсьәләләре алар тарафыннан, башлыча, патша хөкүмәте гамәлләренең апологиясе позициясеннән чыгып тикшерелә.
1917 елның октябреннән Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме үсешендә яңа этап башлана. Тикшеренүчеләр 2 дәвергә — революциягә кадәрге һәм Октябрьдән соңгы чорларга бүленә, анда мөһим мәсьәләләр хронологик һәм тематик тәртиптә аерып карала. 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башыннан тарихи тикшеренүләрнең методологик нигезен формация карашына нигезләнгән марксизм-ленинизм тәгълиматы тәшкил итә.
Татарстан АССР барлыкка килү белән (1920) татарлар һәм төбәк тарихын өйрәнү яңа этәргеч ала. Төрле фәнни-тикшеренү үзәкләрендә һәм фәнни түгәрәкләрдә (Гыйльми үзәк, Татар мәдәнияте йорты, Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте һ.б.) төбәк тарихын өйрәнүдә Б.Ф.Адлер, Җ.Вәлиди. Н.И.Воробьёв, В.М.Горохов, Г.С. һәм М.С.Гобәйдуллиннар, П.М.Дульский, В.М.Ермолаев, Г.Г.Ибраһимов, М.К.Корбут, Г.Рәхим, Н.Н.Фирсов, М.Г.Худяков, Г.Ш.Шәрәф һ.б. актив катнаша. М.Худяковның «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» («Очерки по истории Казанского ханства», 1923), Г.С.Гобәйдуллинның «Татар тарихы» (1923), Г.Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» (1926), Н.И.Воробьёвның «Казан татарларының матди мәдәнияте» («Материальная культура Казанских татар», 1930), В.И.Ермолаев, Г.Ш.Шәрәф, М.А.Хәсәновның «Татарстан Республикасының икътисади географиясе буенча очерклар» («Очерки по экономической географии Татреспублики», 1931) гомумиләштерелгән хезмәтләре татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә күренекле вакыйга була. «Татарларның әдәбияты һәм мәгарифе тарихы очерклары (1917 елгы революциягә кадәр)» (М., 1923) хезмәтендә Җ.Вәлиди борынгы дәверләрдән алып татар рухи мәдәнияте тарихын чагылдыра. Мәгариф өлкәсендә патша хөкүмәте сәясәтенә карата тәнкыйди фикерләү В.М.Гороховның «Царизмның Идел буе татарларына карата реакцион мәктәп сәясәте» («Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья», 1941) хезмәтендә бирелә. Шулай да тарих факультетлары ябылу һәм югары уку йортларында тарих укытуга чик куелу Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме үсешенә тискәре йогынты ясый.
Бер үк вакытта Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы буенча комиссиянең Татарстан бүлеге (кара Истпарт) тарафыннан зур тикшеренү эше башкарыла, ул 1920 елда революцион хәрәкәт тарихын, Коммунистлар партиясе һәм аның Татарстан тарихындагы ролен өйрәнү өчен оештырыла. XIX–XX йөзләрдә революцион хәрәкәт, большевиклар оешмалары барлыкка килүе һәм үсеше, Казан губернасында В.И.Ленин һәм аның көрәштәшләренең революцион эшчәнлеге тарихы һ.б. буенча бик күп мемуарлар һәм документаль материаллар җыела (документлар һәм истәлекләрнең бер өлеше бастырыла).
И.В.Сталинның шәхес культы Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме үсешенә зур зыян китерә. 1944 елның 9 августында ВКП(б) ҮК тарафыннан «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карар кабул ителә, анда Идегәй турындагы эпосны популярлаштыру һәм Алтын Урда тарихын яктыртуда «милли характердагы» хаталар күрсәтелә, соңыннан Мәскәүдә СССР ФАнең Тарих һәм философия бүлеге сессиясендә (к. СССР Фәннәр академиясе Фәнни сессиясе, 1946 елның 25–26 апреле) татарларның болгарлардан килеп чыгуы турындагы теория көчләп тагыла. Шушы вакыттан Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме Алтын Урда тарихыннан аерыла, анда тарихи тикшеренүләрнең өстенлекле темалары билгеләнә, аларга идарә итүче коммунистик режимнан социаль заказ килә. Болар барысы да тарихи хезмәтләр басылуның кимүенә, Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеменнән тарихи вакыйгаларда катнашучылардан күбесенең исеме нигезсез юкка чыгуга китерә.
1950 еллар ахырыннан Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме үсешендә илдәге сәяси режим либеральләшү белән бәйле яңа этап башлана. Тикшеренүчеләр элек тыелган темаларны өйрәнү һәм ябык архив материалларын эштә куллану мөмкинлеге алалар. Аерым мәсьәләләр буенча фәнни кадрлар специальләштерелә һәм билгеләнә. Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча «Татарстан АССР тарихы» («История Татарской АССР», т. 1–2, 1955–60), «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» («Татары Среднего Поволжья и Приуралья», 1967) фундаменталь хезмәтләре зур вакыйга була. Документаль материалларны ачуга һәм нәшер итүгә җитди игътибар бирелә башлый.
Бөек Ватан сугышына, халык хуҗалыгын индустрияләштерүгә, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә, крәстияннәр хәрәкәтенә, В.И.Ленинга, ТАССРда милли дәүләт төзелешенә, ТАССР барлыкка килүгә, сәнәгать һәм эшчеләр классына һ.б. багышланган күпсанлы документлар һәм материаллар җыентыгы нәшер ителә (к. Чыганакларны өйрәнү гыйлеме). 1960–1980 елларда шулай ук Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеменең аерым мөһим мәсьәләләре тикшерелә. Татар халкының килеп чыгышы, аның этник тарихы Ф.Т.Вәлиев, Н.И.Воробьёв, Р.Г.Мөхәммәдова, А.Х.Халиков һ.б.ның хезмәтләрендә чагыла. Н.Ф.Калинин, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, А.П.Смирнов, М.Г.Госманов, Р.Г.Фәхретдинов, А.Х.Халиков һ.б.ның хезмәтләре Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихына багышлана. Рус дәүләтенә кушканнан соң төбәк үсеше, 1860–1880 еллардагы реформалар, крепостной хокук бетерелү, иҗтимагый һәм революцион хәрәкәтләр, Татарстанда капитализм үсеше, татар буржуазиясенең яралуы, җәдитчелек, 1905–1907 елгы революция, татар конфессиональ мәгарифе тарихы Я.Г.Абдуллин, С.Х.Алишев, Г.Н.Вульфсон, Р.А.Гарәфетдинов, И.П.Ермолаев, А.Х.Мәхмүтова, С.М.Михайлова, Р.И.Нәфыйгов, Е.Д.Румянцев, Ю.И.Смыков, В.Н.Смирнова, Х.Х.Хәсәнов, Р.С.Цейтлин, Е.И.Чернышёв һ.б. тарафыннан өйрәнелә. Ленин тематикасы М.К.Мөхәррәмов, Р.И.Нәфыйгов, М.А.Сәйдәшева, Х.Х.Хәсәнов, Я.Ш.Шәрәпов һ.б. хезмәтләрендә тикшерелә.
Февраль һәм Октябрь революцияләре тарихы, революцион, милли-демократик, крәстияннәр һәм солдатлар хәрәкәте Р.К.Вәлиев, И.М.Ионенко, И.Р.Таһиров хезмәтләрендә ачыла. Гражданнар сугышы чоры, «хәрби коммунизм» сәясәте И.Г.Гыйззәтуллин, А.Л.Литвин, М.К.Мөхәррәмов, Я.Ш.Шәрәпов һ.б. хезмәтләрендә чагыла. ТАССР барлыкка килү тарихы һәм шуннан соңгы милли дәүләт төзелеше Р.К.Вәлиев, И.М.Климов, М.К.Мөхәррәмов, Р.И.Нәфыйгов, И.Р.Таһиров, Р.Г.Хәйретдинов, Ш.Ш.Хафизов һ.б.ның хезмәтләрендә карала. Индустрияләштерү, күмәкләштерү һәм мәдәни төзелеш нәтиҗәләре У.Б.Билалов, З.Г.Гарипова, Г.Л.Горник, А.М.Залялов, К.А.Нәҗипова, М.З.Тутаев, В.Б.Токарев, Е.И.Устюжанин һ.б.ның хезмәтләрендә гомумиләштерелә. Бөек Ватан сугышы чоры, Татарстанда туганнарның хәрби батырлыклары, тыл тормышы А.К.Айнетдинов, Җ.И.Гыйльманов, И.М.Ионенко, В.А.Попов, Г.С.Сабирҗанов, Л.И.Ханин һ.б.ның хезмәтләрендә, «Советлар Союзы Геройлары — безнең якташлар» («Герои Советского Союза — наши земляки», кн.1–3, 1982–85), «Дан ордены тулы кавалерлары — безнең якташлар» («Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки», 1987) китапларында карала.
1960–1980 елларда индустрия үсеше, нефть сәнәгате, эшчеләр сыйныфы тарихы Р.К.Беляев, С.Л.Князев, Т.И.Славко, Ф.Ә.Табиев, В.Б.Токарев, М.Г.Шәмсиев һ.б.ның хезмәтләрендә, «Татарстанның эшчеләр сыйныфы (1861–1980 еллар)» («Рабочий класс Татарии (1861–1980 гг.)», 1981) китабында чагыла. 1950–80 елларда Казан тарихына багышланган хезмәтләр барлыкка килә: «Казан. Тарихи очерк» («Казань. Исторический очерк», Калинин Н.Ф., 1955), «Борынгы шәһәрнең яшьлеге» («Молодость древнего города», 1978), «Казан тарихы» («История Казани». кн. 1–2, 1988–91) җыентыклары. Аерым тарихи чорлар һәм мәсьәләләр тигез өйрәнелми. Тарихи күренешләрне бәяләүләрнең күбесе вакыт сынавын уза алмый, күп кенә тикшеренүләрдә Татарстан һәм татар халкы үсешендәге җитди кыенлыклар күрсәтелми.
Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте «Татарстанда мәдәният төзелеше (1917–1941 еллар)» («Культурное строительство в Татарии (1917–1941гг.)», 1971), «Татарстанда мәдәният төзелеше (1941–1970 еллар)» («Культурное строительство в Татарии (1941–1970 гг.)», 1976), «Татарстанда мәдәният революциясе (1917–1985 еллар)» («Культурная революция в Татарии (1917–1985 гг.)», 1986) җыентыкларында, Д.К.Вәлиеваның «Идел буе болгарлары сәнгате» («Искусство волжских булгар», 1982), Ю.А.Благовның «Казан Яшь тамашачылар театры: Тарихи очерк» («Казанский Театр юного зрителя: Очерк истории», 1986), Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманованың «Татарстанның гамәли бизәлеш сәнгате (1920–1990 еллар)» («Декоративное искусство Татарстана (1920–1990 годы)», 1995), Р.А.Исхакова-Вамбаның «Татар халык музыка иҗаты» («Татарское народное музыкальное творчество», 1997) һ.б. китапларда чагылыш таба. Сынлы сәнгать, архитектура, музыка, театр тарихы буенча түбәндәге белешмә-басмалар: «Татарстан Республикасы: тарихи һәм мәдәни ядкәрләр» («Республика Татарстан: памятники истории и культуры», 1993), «Татарстан Республикасы: Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкәрләре (XVIII йөз ахыры — XX йөз башы)» («Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX вв.)», 1995); китаплар: «Татарстан рәссамнары» («Художники Татарии», Елькович Л.Я., Л., 1965), «Совет Татарстаны рәссамнары» («Художники Советской Татарии», Червонная С.М., 1975), «Совет Татарстаны сәнгате: нәкышь сәнгате, скульптура, графика» («Искусство Советской Татарии: живопись, скульптура, графика», М., 1978), «Татарстанның музыкаль культурасы эшлеклеләре» («Деятели музыкальной культуры Татарии», Кантор Г.М., 1987), «Г.Камал исемендәге театр артистлары» («Артисты театра им.Г.Камала», Илялова И.И., 1996) һәм аерым рәссамнар, композиторлар, театр эшлеклеләре һ.б. иҗатына багышланган күп кенә хезмәтләр: «Салих Сәйдәшев: Материаллар һәм истәлекләр» («Салих Сайдашев: Материалы и воспоминания», 1970), «Бакый Урманче: Альбом» («Баки Урманче: Альбом», 1982), «Харис Якупов» (1983), «Хәлил Әбҗәлилов» («Халил Абжалилов», 1984), «Гөлсем Болгарская» (1985), «Ф.Яруллин һәм татар балеты» («Ф.Яруллин и татарский балет», 1986), «Хөсәен Уразиков» («Хусаин Уразиков», 1986), «Мансур Мозаффаров» («Мансур Музафаров», 1993), «Марсель Сәлимҗанов» («Марсель Салимжанов», 1993), «Газиз Әлмөхәммәтов һәм Солтан Габәши Казанда» («Газиз Альмухамедов и Султан Габяши в Казани», 1995), «Константин Васильев дуслары күзлегеннән» («Константин Васильев глазами друзей», 1995) нәшер ителә.
Фән үсеше тарихы «50 еллык эзләнүләр һәм ачышлар» («50 лет поисков и открытий», 1989), «Эзләнүләр һәм ачышлар: гуманитар белем үсешендә фәнни-тикшеренү институтларының роле» («Поиски и открытия: роль научно-исследовательских институтов в становлении гуманитарного знания», 2015), «Казан авиация институты» («Казанский авиационный институт», 1992), «Тарих белән яшәргә: Казан университетының тарих факультетына 60 ел» («Жить историей: 60 лет историческому факультету Казанского университета», 1999), «Борылыш унъеллыгы. Казан дәүләт технология университеты (1991–2000). Тарихи очерк» («Переломное десятилетие. Казанский государственный технологический университет (1991–2000). Исторический очерк», 2000), «Казан университеты тарихы (1804–2004)» («История Казанского университета (1804–2004)», 2004), «Казан университеты тарихы очерклары» («Очерки истории Казанского университета», 2002) җыентыкларында, шулай ук А.Е.Арбузовның «Казан химия мәктәбе» («Казанская химическая школа», 1971) китабында анализлана. Татарстанның рухи һәм матди мәдәнияте сәнгатькәрләр (к. Сәнгать гыйлеме), әдәбиятчылар (кара Әдәбият белеме), музыка белгечләре (кара Музыкаль культура), театр белгечләре (кара Театр сәнгате гыйлеме), фольклорчылар (кара Фольклористика), археологлар (кара Археология), этнографлар (кара Этнография), философлар һ.б. тарафыннан өйрәнелә.
1990 еллардан тарихка марксистик-ленинчыл карашны яңадан күздән кичерүгә бәйле рәвештә Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеме үсешендә яңа этап башлана. Россия җәмгыятенең сәяси-икътисади тормышын үзгәртеп кору һәм тарихи әдәбиятның коммунистик идеологемалардан арынуы барышында Татарстан тарихындагы «ак тапларны» бетерү, онытылган исемнәрне кире кайтару, процессларга һәм вакыйгаларга объектив бәя бирү буенча эш башлана. Документаль материалларны нәшер итүгә җитди игътибар бирелә. Татар халкы тарихына, сәяси репрессия корбаннарына (шул исәптән М.Солтангалиевкә, Е.Г.Гинзбургка) һәм башка аспектларга багышланган документаль чыганаклар сериясе бастырыла, ул Татарстан һәм татар халкының социаль-икътисади һәм этномәдәни тарихына яңача караш өчен нигез булып тора. Татар халкы тарихын өйрәнү тикшеренүләрдә мөһим юнәлешкә әверелә.
Татар халкы тарихының, аеруча урта гасырлар дәверенең (К.А.Әбләзов, А.Ә.Борһанов, Р.М.Вәлиев, Г.М.Дәүләтшин, И.Л.Измайлов, Д.М.Исхаков, А.П.Казаков, Ф.Г.Кәлимуллина, Ә.Г.Мөхәммәдиев, А.Г.Ситдыйков, И.Р.Таһиров, Р.Г.Фәхретдинов, Ф.Ш.Хуҗин һ.б. хезмәтләрендә) күп кенә аспектлары билгеләнә һәм яңача аңлатыла. М.Г.Госманов, Р.Г.Фәхретдинов, И.Л.Измайлов, Д.М.Исхаков хезмәтләрендә Алтын Урда тарихын һәм аның татар халкының этник һәм сәяси тормышында урынын яктыртуга зур игътибар бирелә. ТРның XX йөз — XXI йөз башындагы иҗтимагый-сәяси, милли-мәдәни, социаль-икътисади һәм иҗтимагый-хокукый тарихын өйрәнүдә яңача фикерләүләр юл ала (Р.К.Вәлиев, И.А.Гыйләҗев, Ә.Г.Галләмова, С.И.Никонова, Ф.А.Рәшитов, Б.Ф.Солтанбәков, И.Р.Таһиров, Э.Р.Таһиров, Р.В.Шәйдуллин һ.б.), исламны өйрәнүдә яңа методологик юллар билгеләнә (Р.М.Вәлиев, Д.М.Исхаков, Р.М.Мөхәммәтшин, Р.Ә.Нәбиев һ.б.), сәяси репрессияләр һәм аларның корбаннарының язмышы яңача яктыртыла (Р.К.Вәлиев, А.А.Иванов, А.Л.Литвин, С.Ю.Малышева, Б.Ф.Солтанбәков, И.Р.Таһиров һ.б.), рус һәм татар халкы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр характеры (С.Х.Алишев, Г.С.Сабирҗанов, Г.Г.Хафизов һ.б.), массакүләм мәгълүмат чаралары (А.К.Айнетдинов, Р.А.Айнетдинов, Р.Г.Әмирханов, З.З.Гыйләҗев, Р.Ф.Мәрданов, Р.М.Нуруллина һ.б.), конфессиональ сәясәт һәм мәгариф (Е.А.Вишленкова, И.К.Заһидуллин, Ф.Г.Ислаев, А.Х.Мәхмүтова, Р.М.Мөхәммәтшин, Р.Ә.Нәбиев һ.б.), иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр (Л.М.Айнетдинова, Р.К.Вәлиев, А.А.Литвин, А.Ю.Хәбетдинов һ.б.), аграр тарих (Д.В.Давыдов, Ф.Г.Зәйнуллина, И.К.Заһидуллин, Н.А.Фёдорова, Р.Р.Хәйретдинов, Р.В.Шәйдуллин һ.б.), мөселман парламентаризмын (И.Р.Таһиров, Д.М.Госманова, Р.А.Циунчук һ.б.) өйрәнү буенча тикшеренүләр дәвам иттерелә, татар китабы (Ә.Г.Кәримуллин), төрки-татарларның традицион бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре (Р.К.Уразманова), татар-башкорт көрәше (Д.Р.Шәрәфетдинов) һ.б. тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертелә. Бу чорда төбәктә Россия хөкүмәте этноконфессиональ сәясәтенең төрле аспектларын (И.К.Заһидуллин, Ф.Г.Ислаев, О.Н.Коршунова, А.И.Ногманов һ.б.), Бөек Ватан сугышы тарихын (И.А.Гыйләҗев, А.А.Иванов, А.Ш.Кәбирова, Е.Г.Кривоножкина, Р.Р.Сәләхиев, М.В.Черепанов һ.б.) яктырткан яңа хезмәтләр барлыкка килә.
Тарихи тикшеренүләрдә хәзерге Татарстанда баручы процессларны яктыртуга зур игътибар бирелә (Д.К.Сабирова, Ф.М.Солтанов, И.Р.Таһиров, Э.Р.Таһиров һ.б.). Татар энциклопедистикасы мәсьәләләре Татарстанда яңа историография юнәлеше буларак, башлыча, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре тарафыннан яктыртыла (Л.М.Айнетдинова, Г.С.Сабирҗанов, Р.В.Шәйдуллин, А.Г.Яруллина һ.б.). Татарстан авыллары, шәһәрләре тарихы галимнәрнең хезмәтләрендә (Р.Ф.Галләмов, Р.Ф.Мәрданов, А.И.Ногманов, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов, Р.В.Шәйдуллин һ.б.) һәм «Лаеш төбәге тарихы» («История Лаишевского края», 1997), «Татарстан Республикасының торак пунктлары. Кыскача белешмәлек» («Населённые пункты Республики Татарстан. Краткий справочник», 1997), «Сарман районы энциклопедиясе» (Чаллы, 2000), «Азнакай: Китап-альбом» («Азнакай: Книга-альбом», 2001), «Иң биек урында: Бөгелмә шәһәренә — 220 ел» («На высоком месте: Городу Бугульма — 220 лет», Бугульма, 2002), «Әлмәт» («Альметьевск», 2003) һ.б. китапларда чагылыш таба.
Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча гомумиләштерелгән хезмәтләрнең басылып чыгуы зур вакыйга була: «Татарлар» («Татары», М., 2001), «Иң борынгы заманнардан татарлар тарихы» («История татар с древнейших времён», т. 1–7, 2002–14), «Урта Идел буенда ислам һәм мөселман культурасы: тарих һәм хәзерге заман» («Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье: история и современность», 2002); И.Р.Таһировның «Татарстан һәм татар халкы тарихыннан очерклар (XX йөз)» («Очерки по истории Татарстана и татарского народа (XX век)», 1999) һәм «Татар халкы һәм Татарстанның милли дәүләтчелеге тарихы» («История национальной государственности татарского народа и Татарстана», 2000), Ф.Г.Рәшитовның «Татар халкы тарихы: Иң борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» («История татарского народа: С древнейших времён до наших дней», Саратов, 2001), Р.Х.Теляшовның «Санкт-Петербургта татар җәмгыяте. Шәһәрнең 300 еллыгына» («Татарская община Санкт-Петербурга. К 300-летию города», СПб., 2004), К.Ә.Әбләзовның 2 томлык «Татарларның тарихи язмышы» («Историческая судьба татар» в 2-х т., Саратов, 2012).
Чит илләрдәге Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә XX йөз башына кадәр Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча тулы булмаган мәгълүматлар китерелә, алар күбесенчә каршылыклы фикерләргә нигезләнә. 1940–50 елларда Татарстан тарихы белән кызыксыну җанлана. СССР һәм милли респ-калар тарихы буенча махсус фәнни хезмәтләр барлыкка килү, нигездә, идеологик шартлар белән бәйле була, аларда ике системаның каршылыклы йогынтысы ачыктан-ачык сизелә. Шул сәбәпле чит илләрдәге Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә төп игътибар СССРдагы милли сәясәткә, милли-территориаль, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр һәм аларның җитәкчеләренә юнәлтелә.
Көнчыгышны өйрәнүче күренекле немец галиме Г. фон Менде үзенең хезмәтен («Der nationale Kampf der Ruslandturken: Ein Beitrag zur nationalen in der Sowjetunion», В., 1936) төркиләрнең (шул исәптән татарларның) Октябрь революциясенә кадәрге милли хәрәкәтен һәм аның лидерларының ролен тәфсилле тасвирлауга багышлый. Шул ук мәсьәләләр аның ватандашы Б.Шпулер хезмәтләрендә дә («Idel-Ural», B., 1942; «Die Wolga Tataren und Baschkiren unter russichen Herrschaft», «Die Welt des Islam» җыентыгында басыла, B., 1949) күтәрелә. Р.Пайпс («The Formation of the Soviet Union», Camb., 1954) Совет дәүләтенең Татар-башкорт республикасы төзүгә мөнәсәбәтен һәм аннан баш тарту сәбәпләрен (башлыча, М.Вахитовның үтерелүенә бәйләп) анализлый. С.Зеньковский «Россиядә пантюркизм һәм ислам» («Пантюркизм и ислам в России», «Pan-Turkism and Islam in Russia», Camb., 1960) хезмәтендә XIX йөздә — XX йөз башында Россиядә мөселманнарның иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенә тулы характеристика бирә. Аның фикеренчә, татарлар арасында иң киң таралган идеяләр либерализм һәм милли-мәдәни автономия булган. Ул Россия үзәгендә «Идел-Урал» штаты һәм аерым мөселман территориаль мохтарияте төзергә омтылу төптән ялгыш фикер булган дип саный.
А.Беннигсен һәм Ш.Лемерсье-Келькеже үз хезмәтләрендә («Les mouvements nationaux chez les Musulmans de Russie: «Le Sultangalievisme» au Tatarstan», P., 1960; «La presse et le mouvement national ches les Musulmans de Russie avant 1920», P., 1964) татар җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси тормышын, аның рухи һәм интеллектуаль ресурсларын, XIX йөз ахырында — XX йөз башында мөселман реформаторлыгы характерын һәм үзенчәлекләрен анализлыйлар. Алар М.Солтангалиевнең тормышы һәм эшчәнлеге мисалында Совет дәүләте һәм Октябрь революциясеннән соң да милли идеяне якларга тырышкан татар интеллигенциясе вәкилләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне күрсәтәләр. Француз галиме Ф.Жоржонның «Төрки милләтчелек барлыкка килү турында: Йосыф Акчура» («Aux origines du nationalisme Turk: Yusuf Akchura (1876–1935)», P., 1980) хезмәтендә Россиядә иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрнең формалашуы, пантюркизм барлыкка килү сәбәпләре һәм нигезләре өйрәнелә. Америка тарихчысы Э.Лаззерини тикшеренүләре җәдитчелек мәсьәләсе, аның барлыкка килүе һәм үсешендә И.Гаспринскийның ролен өйрәнүгә багышлана. Ә.-А.Рорлихның «Милли тотрыклылык күзлегеннән Идел буе татарлары» («The Volga Tatars. A Profile in National Resilience», Stanford, 1986) китабында чит илләрдәге Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә беренчеләрдән булып татарларның үсеш процессы этнос формалашудан башлап хәзерге вакытка кадәр өйрәнелә. Башка фундаменталь тикшеренүләр арасында япон тарихчысы Н.Ямаучиның «Солтангалиев хыялы» (Токио, 1986; япон телендә) хезмәте аерым урын били. Б.Ишболдинның («Essays on Tatars History», New Dehli, 1963) һәм Я.Пеленскийның («Russia and Kazan. Conquest and Imperial ideology (1438–1560)», P., 1974) тикшеренүләре, башлыча, татарларның урта гасырлар тарихына һәм татар һәм рус халыкларының үзара мөнәсәбәтләренә багышлана.
1990 елларда чит илләрдәге Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлемендә, туган илебездәге кебек үк, шактый үзгәрешләр була: тарихи тикшеренүләрнең чыганаклар базасы, фәнни мәсьәләләр даирәсе киңәя, күп кенә хезмәтләр элеккеге идеологемалардан сизелерлек дәрәҗәдә арына. Алтын Урдадан башлап, татарлар тарихының барлык чорлары да диярлек чит илләрдәге Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү гыйлеменең игътибар үзәгендә була. Америка тикшеренүчесе Д. де Визе Алтын Урдада исламлашу процессын һәм исламның рәсми дингә әверелүен анализлый («Islamisation and native religion in the Golden Horde: Baba Tukles and conversion to Islam in historical and epic tradition», Pensylvania, 1994). Немец галиме М.Кемпер «1789–1889 елларда Татарстанда һәм Башкортстанда суфилар һәм галимнәр: Рус хакимияте астында ислам дискурсы» («Sufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien 1789–1889: der Islamische Diskurs unter russicher Herrschaft», Берлин, 1998) китабында татар иҗтимагый фикеренең төп агымнарын, аларның танылган вәкилләре (Г.Курсави, Г.Утыз Имәни һ.б.) арасындагы дини бәхәсләр характерын яктырта. Америка тарихчысы А.Франк тикшеренүләренең темасы — татарларның милли үзаңы формалашу процессы («Islamic Historiography and «Bulgar» Identity among the Tatars and Bashkirs of Russia», Leiden, 1998). XIX йөздә — XX йөз башында Россия дәүләтендәге империячел сәясәтнең татарларга мөнәсәбәте П.Уэрт («At the Margins of Orthodoxy: Mission Governance and Confessional Politics in Russia Volga-Kama Region, 1827–1905», L., 2001), Р.Джераси («Window on the East: National and Imperial Identities in Late Tsarist Russia», L., 2001), С.Гёкгюз, Х.Комацу, К.Нисияма, Н.Наганава, Й.Окумура һ.б. хезмәтләрендә карала. Француз тикшеренүчеләре С.Дюдуаньон, Т.Заркон, Төркия галимнәре А.Канлыдере, И.Мараш, И.Төрекоглы, ш.у. Н.Дәүләт, Г.Айда, Америка галимнәре Ю.Шамил углы, А.Халид, Х.Альгар үз хезмәтләрендә татар җәмгыятен модернизацияләүнең төрле аспектларын һәм шул җәмгыятьнең традицион нигезләре саклануны анализлыйлар, күренекле татар эшлеклеләренең (Р.Ибраһимов, С.Максуди, Р.Фәхретдин һ.б.) иҗтимагый фикер үсешендәге ролен күрсәтәләр.
Шулай ук кара Тарих, Татар халкын өйрәнү гыйлеме (Татарика), Тюркология.
Рәхим Г. Материалы для библиографии по татароведению (1918–1929). К., 1930;
Мухарямов М.К., Гильманов З.И. Развитие исторической науки в ИЯЛИ КФАН СССР (1946–1973) // Татария в прошлом и настоящем. К., 1975;
шулар ук. Основные итоги изучения на современном этапе истории татарского народа // Исследования по историографии Татарии. К., 1978;
Кто есть кто в науке об искусстве (Республика Татарстан): Справ. К., 1998;
История Татарской АССР (с древнейших времён до наших дней): Указ. советской литературы 1917–1959. К., 1960;
История Татарской АССР (с древнейших времён до наших дней): Указ. литературы 1967–1975. К., 1986.
Авторлар — И.Р.Вәлиуллин, Р.М.Мөхәммәтшин, Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.