Эчтәлек

ИК-нурланыш (лат. infra – түбән, аскы) спектрның 0,78-1000 мкм лык өлешен алып тора; инглиз галиме В.Гершель тарафыннан 1800 елда ачыла. Пассив типтагы приборның гадиләштерелгән гадәти варианты оптик системадан, ИК-нурланыш алгычыннан һәм электр сигналларын эшкәртү җайланмасыннан гыйбарәт. Аның эшләү принцибы түбәндәгечә: ИК-нурланыш күзәтү объектыннан атм. катламы аша уза, аннары оптик система тарафыннан кабул ителә, алгычка юнәлтелә, ул ИК агымны приборның билгеләнешенә бәйле рәвештә төрле чаралар белән эшкәртеп электр сигналына әверелдерә. Актив типтагы инфракызыл техника бердәм конструкциягә берләштерелгән яки фәзада сибелгән нур таратучы һәм оптик-электрон кабул итүче блоклардан гыйбарәт.

Инфракызыл техниканың яңа элементлар базасын (модульләрен) – алгычлар, нурланыш чыганаклары, сканерлар, кечкенә күләмле суыткыч системалары һ.б. булдыру буенча ХХ йөз ахырында алып барылган тикшеренүләр тормыш-көнкүреш һәм хәрби максатлар өчен билгеләнгән приборларны: контактсыз оптик шартлаткычлар, үзлегеннән төбәлә торган ракета очлары, җылылык пеленгаторлары, һава һәм космик разведка аппаратлары, термовизион приборлар, радиометрлар, спектрометрлар һ.б.ны эшләргә мөмкинлек бирә. ТРда инфракызыл техника приборлары ГИПОда һәм Казан оптика-механика заводында (КОМЗ) эшләнә. ГИПО инфракызыл техниканың күп кенә юнәлешләре буенча баш предприятие буларак эш итә һәм термовизион техника төзү өлкәсендә әйдәп баручы булып тора. 1ПН79 һәм 1ПН86 приборлары һәм аларның модификацияләре танкларга каршы ата торган комплексларда термовизион төбәгечләр буларак файдаланыла, алар РФдә һәм чит илләрдә яхшы мәгълүм. ГИПО ирешкән фәнни казанышлар КОМЗда күп кенә оптик-электрон приборлар эшләү өчен нигез булып тора.

Оптик-электрон, ИК-приборлар төзү, спектроскопия белгечләре әзерләү Казан вузларында гамәлгә ашырыла.

Әдәбият      

Смит Р., Джонс Ф., Чесмер Р. Обнаружение и измерение инфракрасного излучения. М., 1959;

Ллойд Дж. Системы тепловидения. М., 1978;

Мирошников М.М. Теоретические основы оптико-электронных приборов. Л. 1983;

Авдеев С.П. Анализ и синтез оптико-электронных приборов. СПб., 2000.

Автор — В.М.Иванов