Эчтәлек

Биографиясе

1904 елның 7 июле, Саратов губернасы Яңа Әләзән авылы — 1982 ел, Ташкент.

Үзәк төрки хәрби-сәяси мәктәбен (Казан, 1927), Кызыл профессорлар институтын (Мәскәү, 1937) тәмамлый.

1927–1929 елларда профсоюзларның Әгерҗе район комитеты рәисе.

1929–1932 елларда ТАССР хезмәт халык комиссары.

1932–1934 елларда ТАССР ҮБК Президиумы рәисе, бер үк вакытта, 1932 елдан, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы әгъзасы һәм секретаре.

1939–1941 елларда укыту комбинаты мөдире, ВКП(б) Дзержинский район комитетының (Мәскәү) агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы.

1941–1945 елларда ВКП(б)ның Зейск-Алдан округ комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире урынбасары, ВКП(б)ның Якутия өлкә комитеты лекторы.

1945–1947 елларда ВКП(б) ҮК каршындагы Читтән торып уку югары мәктәбендә тарих укытучысы.

1947 елдан Урта Азиядә, 1954–1973 елларда Ташкент фармакология институтында укыта.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов