Эчтәлек

Сәламәт кешенең рациональ туклануын оештыру, азык-төлекнең сыйфаты, кеше организмына туклануның тәэсире, дәва чарасы буларак туклану, шулай ук азык-төлек продуктлары җитештерү белән бәйле өлкәләрдә санитар режимын тәэмин итү, азык-төлек белән агулануны кисәтү мәсьәләләрен, санитар кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү системаларын, азык-төлекнең санитар-гигиена таләпләренә җавап бирү-бирмәвен билгеләүдә күрсәткеч булган микроорганизмнар таралышын, азык-төлек продуктларында агулы химик матдәләр һәм бактерияләр булу-булмавын өйрәнә.

1870 елларда туклану гигиенасын үстерү мәсьәләләре рус галимнәре В.В.Пашутин, А.Я.Данилевский, И.П.Павлов, М.Н.Шатерников, И.П.Разенков һәм башка хезмәтләрендә чагылыш таба.

Туклану гигиенасы буенча тикшеренүләр шулай ук 1920 елда Мәскәүдә ачылган Эксперименталь туклану физиологиясе институтында да уңышлы алып барыла.

1943 елда Казан медицина институты каршында туклану гигиенасы кафедрасы оештырыла (мөдире В.В.Милославский). Кафедра галимнәренең фәнни тикшеренүләрендә азык продуктларындагы микроэлементларны ачыклау, йод кытлыгы, йод һәм бром алмашының үзара бәйлелеге, эндемик зоб мәсьәләсе (1950–1970 еллар) өстенлекле юнәлешләр итеп карала. Татарстанның зоб буенча эндемик районнарында яшәүче балаларның иммунологик статусын тикшерү нәтиҗәсендә бу күрсәткечнең түбәнәюе, балаларның физик үсеше тоткарлануы ачыклана (В.М.Смирнов, Р.Ш.Якупова, 1970 ел).

1980 елларда мәктәп балаларының сәламәтлеген һәм Арча, Апас, Актаныш районнарында, Казанда, Түбән Камада туклану сыйфаты белән балаларның физик халәте арасындагы бәйлелекне өйрәнүгә багышланган максатчан тикшеренүләр башлана (З.З.Мостафина).

Әдәбият

Штенберг А.И., Плотникова Ю.И., Мухоркина К.В. Руководство по гигиеническому питанию. М., 1961;

Окорокова Ю.И., Ерёмин Ю.Н. Гигиена питания. М., 1981.

Авторлар – В.М.Смирнов, Р.Г.Исхакова