- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе, дипломат
1897 елның 7 декабре, Сембер шәһәре — 1937 ел.
Сембер тау эшләре училищесен (1914), Казан хәрби-техник курсларын (1917), СССР Тышкы эшләр халык комиссариаты курсларын (Мәскәү, 1930) тәмамлый.
1917 елның февраленнән Россия армиясе сафларында, Самара мөселман социалистлар комитеты составына сайлана.
1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелеше вакытында Самара шәһәрендә Совет хакимияте урнаштыруда актив катнаша.
1918 елда РКП(б)ның Самара губкомы мөселман секциясе секретаре.
1919 елда Көнчыгыш фронт гаскәрләрен оештыру, туплау һәм өйрәтү идарәсе сәяси бүлегендә.
Шәрекъ халыклары коммунистлар оешмаларының 2 нче Бөтенроссия съезды депутаты (1919 елның ноябрь–декабре, Мәскәү).
1921 елда Сембер татар советлар-партия мәктәбе укытучысы.
1922–1924 елларда РКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы секретаре, 1925–1929 елларда ТАССР хезмәт халык комиссары, ТАССР ҮБК составына сайлана.
1929 елда ВЦСПС инструкторы.
1930 елдан дипломатик эштә: СССРның Согуд Гарәбстанындагы Вәкаләтле вәкиллегенең 1 нче секретаре, СССР Тышкы эшләр халык комиссариатының 1 нче көнчыгыш бүлегендә җаваплы референт.
Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.
Гиззатуллин И. Измайлов Шакир Сафиуллович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.
Автор — И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.