Тарихы

Авыл 1730 елларның икенче яртысында отставкадагы унтер-офицерлар һәм солдатлар, шул исәптән лейб-гвардиячеләрнең яшәү урыны буларак нигез салына. Башта Яңа Камышлы бистәсе исеме белән йөртелә. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Камышлы буларак та мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (отставкадагы унтер-офицерлар, салымнан азат ителгән солдатлар һәм балигъ булмаган балалар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чүлмәк ясау һәм киез итек-киез басу кәсепчелеге, агачтан савыт-саба ясау һәм башкалар таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда авылда су тегермәне, XX йөз башына шулай ук икмәк саклау һәм сату кибетебула, бу чорда авыл халкының имана җире 609 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 64 хуҗалыкның 10 сында ат юк, калганнары – бер, ике ат тота; 651 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 162 бал корты оясы теркәлә. 23 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелекһәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге белән алып баралар.

Авыл Поручик авылының Казан Боргородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поручик авыл советы составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Искра” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Е.Киселёв). 1950 елдан зурайтылган “Родина” колхозы (Сәрәпәле авылы, 1959 елдан – Чыбыклы авылы), 1973 елдан – Мөгезле эре терлек симертү район хуҗалыкара берләшмәсе, 1990 елдан – “Зәй” совхозы, 1998 елдан – “Заман” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы (барсы да Зәй шәһәрендә), 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составында (кырчылык).

Халык саны

1859 елда – 140,
1870 елда – 154,
1896 елда – 313,
1917 елда – 396,
1920 елда – 360,
1926 елда – 299,
1938 елда – 295,
1949 елда – 243,
1958 елда – 189,
1970 елда – 175,
1979 елда – 85,
1989 елда – 41,
2002 елда – 49,
2010 елда – 52,
2017 елда – 65 кеше (руслар).