Эчтәлек

Диңгезләр һәм океаннар (океанология) гидрологиясенә, коры җир гидрологиясенә (объектлары – елга, күл, сазлык, сусаклагыч, бозлыклар), шулай ук җир асты суларын өйрәнә торган гидрогеологиягә бүленә.

Татарстан территориясендәге зур елгаларны беренче мәртәбә гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазлан тасвирлаган (X йөз).

1870 елларда Россия Юллар министрлыгы тарафыннан, суднолар йөртү һәм сал агызуның гамәли мәсьәләләрен хәл итү өчен, Идел, Кама һәм Вяткада даими рәвештә гидрологик күзәтүләр (суның биеклеге, температурасы, боз режимы һ.б.) оештырыла.

РСФСРда Метереологик үзәк оешкач (1921 ел), күзәтүләр программасы киңәя, кечкенә елгаларда да (Зөя, Үләмә, Казансу, Мишә, Чишмә, Кече һәм Олы Чирмешән, Зәй, Ык һ.б.) гидрологик постлар челтәре барлыкка килә.

Татарстан Респубикасы территориясендә су объектлары режимына һәрдаим күзәтү эшен Татарстан Респубикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе алып бара, аның составында 2001 елга 31 гидрологик пост эшли, шул исәптән 12 се – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, 19 ы – кечкенә елгаларда.

Гидрологик күзәтүләрнең үсеше халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен (күперләр, буалар төзү, су белән тәэмин итү, сугару һ.б.) елгалар һәм зур сусаклагычлар режимын алдан фаразлау зарурлыгы белән бәйле. Күзәтү нәтиҗәләре һәрдаим белешмәлекләрдә басыла (еллык гидрометеорологик журналлар, СССР җир өсте сулары ресурслары, Дәүләт су кадастры һ.б.).

1960 еллардан СССР Фәннәр Академиясе Казан фииалының Энергетика һәм су хуҗалыгы бүлеге тарафыннан Г.Н.Петров җитәкчелегендә Татарстандагы һәм барлык Урта Идел буендагы елгалар озынлыгын, сөзәклеген, борылмалыгын, бассейннарының мәйданын билгеләү буенча картометрик эшләр, елгаларның саегу чорында агым чикләренә экспедиция тикшеренүләре алып барыла. Әлеге бүлек, Казан университеты һәм күп кенә башка оешма хезмәткәрләре тарафыннан елгалар режимын билгели торган табигый һәм антропоген факторлар (Г.Н.Петров, Г.А.Аверьянова, Р.С.Петрова, Р.А.Сафиуллин, В.Г.Бурлаков, Ю.В.Бабанов һ.б.), батиметрия (тирәнлекне үлчәү) һәм күлләрнең хасил булу шартлары, алардагы суларның химик составы һәм үзлекләре (В.Н.Сементовский, В.В.Батыр, Б.В.Селивановский, А.В.Ступишин, Ә.С.Тайсин, Р.С.Петрова, Н.М.Минһаҗева, Ю.С.Котов), Куйбышев сусаклагычы ярларының режимы үзенчәлекләре һәм динамикасы (В.М.Широков, А.В.Ступишин), буаларның ләмләнүе (Г.Д.Кологреев, А.П.Двинских), сазлыклар барлыкка килү һәм таралу закончалыклары (В.И.Баранов, Р.Н.Апкин) өйрәнелә. Елга утырмаларының формалашу шартлары (А.П.Дедков, В.И.Мозжерин) җир өстендәге суларның җир астыннан туенуы һәм химизмы (Б.В.Селивановский, С.Г.Каштанов, В.И.Мозжерин, Ә.Н.Шәрифуллин), кечкенә елгалар һәм күлләрнең саегу һәм кибү үзенчәлекләре, аның сәбәпләре (Г.Н.Петров, С.Г.Корбанова, Ә.С.Тайсин) ачыклана.

1990 еллардан башлап гидрологик тикшеренүләрдә экологик юнәлеш әһәмиятле урын алып тора (Татарстан Респубикасы Фәннәр Академиясенең Табигать системалары экологиясе институты, Казан университеты һ.б.).

Әдәбият

Очерки по географии Татарии. Казань, 1957;

Петров Г.Н. Меженный сток и его изучение. Методика исследований на примере малых рек Среднего Поволжья // Тр. КФАН СССР. Сер. энергетики и вод. хоз-ва. 1957. Вып. 1;

Материалы по длинам рек Среднего Поволжья // Тр. КФАН СССР. Сер. энергетики и вод хоз-ва. 1959. Вып. 2;

Площади водосборных бассейнов и плотность речной сети малых рек Среднего Поволжья // Изв. КФАН СССР. 1960. Вып. 5;

Петрова Р.С. Водные ресурсы Татарии и их использование для орошения. Казань, 1975;

Озёра Среднего Поволжья. Л., 1976;

Мингазова Н.М., Котов Ю.С. Казанские озёра (исторический обзор). Казань, 1989.

Автор – А.П.Дедков, В.И.Мозжерин