Эчтәлек

Фра-Мауро картасы фрагменты

1457–1459 елларда Португалия короле Афонс V әмере белән Венеция монахы Фра-Мауро тарафыннан төзелә. Аны төзегән вакытта автор классик географик хезмәтләрне, аерым алганда, Птолемейның (II йөз) «География буенча ярдәмлек» («Руководство по географии») китабыннан һәм заманча мәгълүматлардан (XIII йөздә Марко Поло сәяхәтләре, XV йөзнең 1 нче яртысында Португалия экспедицияләре нәтиҗәләре һ.б.) файдалана.

Портолан түгәрәк дөнья картасы рәвешендә була, анда Кара диңгез һәм Каспий диңгезе, Идел елгасы, Мәскәү дәүләте сурәтләнә; Алтын Урдага караган топонимнардан Saray Grando, Lordo de Saray, Saray, Belciman һ.б. атамалар күрсәтелә.

Әдәбият

Чекалин Ф.Ф. Нижнее Поволжье по карте космографа XV века Фра-Мауро // Тр. Саратов. уч. арх. комиссии. 1890. Вып. 2; 

Хенниг Р. Неведомые земли. М., 1962. Т. 3.