Минералларның (шул исәптән ясалма) һәм тау токымнарының үзлекләрен физик алымнар белән өйрәнә.

Каты җисемнәр физикасы (С.А.Альтшулер) һәм Җир турындагы фәннәр (минералогия һәм геохимия, В.М.Винокуров) кушылганда, 1960 елларда Казан университетында барлыкка килә.

Е.К.Завойскийның электрон парамагнит резонансы ачышы (1944) минераллар физикасының формалашуында төп рольне уйный.

Күп кенә минералларның барлыкка килү һәм үзгәреш процесслары аларның электрон төзелеше нечкәлекләренә бәйле булуы белән билгеләнә, фаза күчешләре өлкәсендә матдәләрнең хемосорбцияләре һәм аномаль реакция сәләтләре ачыла. Тау токымнарының төп коллектор үзенчәлекләрен билгеләүнең экспресс ысулы; зәркән ташларын затлыландыру ысулы эшләнә. Нефть-газлылыкның геотермик критерийлары, күзәнәкле мохиттә авыр нефть һәм битумнарның молекуляр халәте үзенчәлекләре, тау токымнарының һәм катлам суларының җылылык үзенчәлекләре һ.б. билгеләнә.