Ул шулай ук чагыштырма музыка гыйлеме, музыкаль этнография, музыкаль фольклористика буларак та билгеле. Этник музыка гыйлеменең төп предметы — музыкаль фольклор үрнәкләрен җыю һәм аларны өйрәнү.

Татар халык музыкасы үрнәкләрен җыю һәм бастыру тарихы якынча 200 елны үз эченә ала. Бу эшчәнлектә 3 чорны аерып карарга мөмкин:

  • Беренче (аеруча элгәреге) чор рус тикшеренүчеләре тарафыннан «әҗнәбиләр»нең матди һәм рухи мәдәниятенә карата фәкать этнографик кызыксынулары белән аерылып тора (XIX йөз этнограф-музыкантлары И.Добровольский, С.Рыбаков, В.Мошков хезмәтләре).
  • Икенче чор фонограф куллану белән билгеләнә. Моңа Казан университеты каршындагы В.Богородицкий оештырган һәм җитәкләгән Эксперименталь фонетика кабинеты (XX йөз башы) этәргеч бирә. Ноталарны транскрипцияләү белән «Сигез татар-башкорт җыры» («Восемь татарско-башкирских песен», 1923) җыентыгын басмага әзерләгән М.Берг шөгыльләнә. Фонографик язмалар Беренче бөтендөнья сугышы елларында татар хәрби әсирләреннән татар халык көйләрен язып алган немец тикшеренүчеләре Г.Шюнеман һәм Р.Лахның татар фольклоры үрнәкләре басмаларының нигезен тәшкил итә. Курайда уйнау өчен «Башкорт һәм татар көйләре» («Башкирские и татарские мотивы», 1916) җыентыгын бастырган Саратов консерваториясе профессоры М.Солтанов һәм 80 елдан соң Г.Макаров наширлегендә дөнья күргән «Милли моңнар. Төрки-татар көйләре» («Национальные мелодии. Тюрко-татарские напевы», 2002) җыентыгы авторы композитор С.Габәши татар этник музыка гыйлеменә сизелерлек өлеш кертәләр. Татар халык көйләренең беренче күләмле җыентыгын композитор А.Ключарёв («Татар халык җырлары» — «Татарские народные песни», 1941, В.Виноградов һәм М.Садри белән берлектә) бастырып чыгара.
  • Җырларны җыю-туплау эшчәнлегенең өченче чоры (XX йөзнең 2 нче яртысы) үзенчәлекле күтәрелеш кичерү белән характерлана. Аңа Татарстанда профессиональ музыка сәнгатенең уңышлы үсеше төп сәбәпче була. Музыкаль фольклор җыентыкларын композиторлар М.Мозаффаров (1964 елда) һәм Җ.Фәйзи (1971 елда, заманча көйләр) нәшер итә. 1970 еллардан фольклор җыентыклары чыгару башлана, авторлары — профессиональ этник музыка белгечләре М.Нигъмәтҗанов, Р.Исхакова-Вамба, З.Сәйдәшева. 1970 еллар ахырыннан татарларның музыкаль фольклоры Казан консерваториясе студентларының Ш.Шәрифуллин, З.Сәйдәшева, Г.Макаров җитәкчелегендәге системалы фольклор-этнографик экспедицияләре объекты була. Татар халык музыкасы үрнәкләре XX–XXI йөзләр чигендә актив басыла. Музыкаль фольклорның капма-каршы өлкәләренә — бик борынгы җырларга һәм хәзерге җыр лирикасына кызыксыну уяну күзәтелә. Беренче юнәлеш композиторлар Ш.Шәрифуллин, К.Хөснуллинның татар-мөселман көйләре һәм этник музыка белгече Н.Әлмиеваның борынгы керәшен татарлар җырлары тупланган җыр җыентыкларында тормышка ашырыла. Заманча җыр лирикасына З.Сәйдәшева кызыксыну күрсәтә.

Фольклор үрнәкләрен җыю белән беррәттән Казан университеты ачылу (1804) белән бәйле рәвештә этник музыка гыйлемен фән буларак формалаштыру эше алып барыла. Татар этник музыка гыйлеме үсеше өчен 1878 елда университет каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештырылу аеруча зур әһәмияткә ия була.

Татар этник музыка гыйлемендә тикшеренү эшләре өч юнәлештә алып барыла:

  • Беренчесенә (аеруча башлангыч чорга караганына) татарларның (мөселманнарның һәм керәшеннәрнең) көнкүреш музыкасын тасвирлау белән бәйле этнографик күзәтүләр, шулай ук Казан университеты профессорлары К.Фукс, Н.Катанов, В.Мошков, С.Рыбаков, православие миссионеры В.Витевский, татар мәгърифәтчесе К.Насыйри тарафыннан көй белән башкарыла торган жанрларның текстларын нәшер итү керә.
  • Икенче юнәлеш — татар музыкаль фольклоры жанрларын билгеләү һәм системага салу (С.Рыбаков, М.Нигъмәтҗанов, Р.Исхакова-Вамба, Ә.Абдуллин, З.Сәйдәшева, Н.Әлмиева, Э.Каюмова).
  • Өченчесе татар музыкаль фольклорының лад төзелеше (И.Козлов, Я.Гиршман, М.Нигъмәтҗанов, З.Сәйдәшева, Л.Бражник), ритмика (Е.Смирнова) үзенчәлекләрен тикшерү белән бәйле.

Әдәбият                

Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка. К., 2003; 

Сайдашева З.Н. Татарская музыкальная этнография. К., 2007.

Автор — З.Н.Сәйдәшева