Эчтәлек

Авторы билгесез.

XVII йөзнең 1 нче яртысында Касыйм ханлыгында языла.

377 строфадан тора.

Эчтәлеге һәм теле ягыннан татар әдәбияты ядкәре «Дәфтәре Чыңгызнамә» (XVII йөз) белән аваздаш. Әсәрнең исеме төп герой-баһадир Сәкям исеменнән алынган. Аны мәҗүси Хуранның Җиһаншаһ исемле идарәчесе Мәккәгә Али хәлифә белән сугышырга җибәрә. Җиңгән очракта аңа үзенең кызын кияүгә бирергә вәгъдә итә. Ләкин баһадир җиңелә һәм ислам динен кабул итә. Җиңеп чыгучы Сәкямга данлыклы Зөлфикар кылычын, могҗизалы Дөлдөл атын, Мәлик баһадирның чукмарын бүләк итә һәм кире Хуранга ислам динен таратырга кайтарып җибәрә. Җиһаншаһ янына кайтып, Сәкям аны дошманны җиңдем дип алдый һәм кызына өйләнә. Туй уздырып яткан вакытта, кунак кыяфәтендә үзенең сугышчылары белән Али килеп керә һәм, Дөлдөлгә атланып, кулына Зөлфикар кылычын һәм Мәликнең чукмарын алып, Җиһаншаһны җиңә. Хуран халкы, мөселманлыкка чыгып, гомерен саклап кала.

«Кыйссаи Сәкям» киная формасында Касыйм ханлыгында Шаһгали хакимлек иткән вакыттагы сәяси вазгыятьне тасвирлый, Мәскәү яклы хакимнәрдән котылу юлларын күрсәтә, мөселман җитәкчеләр тирәсендә берләшергә чакыра. Әсәр XIX йөздә күчерелгән 5 нөсхәдә сакланган (Казан, Санкт-Петербург, Уфа архивлары һәм китапханәләрендә табыла).

Әдәбият

Госманов М. Каурый каләм эзеннән. К., 1994;

Дмитриева Л.В. Описание тюркских рукописей Института востоковедения. М., 1980. Т. 3;

Родин Н.А. Касимов — Городец Мещерский. Рязань, 2004.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов