Эчтәлек

Динамик голография сыйфатламалары объектның координатларына, шулай ук язылу вакытына да бәйле. Голограмма структурасы язылу вакытында үзгәрми торган һәм язып бару кыры белән бәйле булган традицион голограммадан аермалы буларак, динамик голографиядә голограмма структурасы, язылу вакытындагы бәйләмнәрнең үзгәрүенә яраклашып, вакытка бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин, шунлыктан голограммада дифракцияләнгән нурланыш та вакытка карап үзгәрә.

Динамик голография голография һәм нәсызыкча оптика синтезыннан гыйбарәт, шул ук вакытта, голография закончалыклары – дулкын фронтларын реаль вакыт эчендә әверелдерү максатында, нәсызыкча оптика закончалыклары механизмнарының эшләвен тәэмин итү өчен файдаланыла, шулар ярдәмендә әверелдерү гамәлгә ашырыла. Шундый голограммаларны резонанс мохитендә язу һәм уку уңайлырак, шунлыктан динамик голография буенча беренче тәҗрибә рубинда (АКШ галиме Х.Герритсен, 1967 ел) уздырыла. Аннары нәрезонанс мохитләрдә яктылык дулкыннары кырындагы туенган йотылу белән бәйле нәсызыкча тәҗрибәләр уздыру дәвам иттерелә.

ГИПОда (Казан) динамик голография резонансы КС-19 пыялада һәм аморф селенда бу тирәлекләрне рубин лазеры нурланышы белән тәэсирләндереп уздырылган тәҗрибәдә (Е.И.Штырков, 1970 ел) ачыклана. Соңрак СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында фазалы хәтерле резонанс хәлендәге мохиттә язу сигналларының тәэсир итү һәм голограммаларны уку моментларының тирәлек релаксациясе вакытыннан да кимрәк вакытта интервалларга чәчелү мөмкинлеге исбат ителә. Андый динамик голография кайтаваз-голография дип атала (В.В.Самарцев, Е.И.Штырков, 1975 ел). Мәгълүм кристалларда (мәсәлән, өч валентлы европий белән иттрий окисе) сыек гелий температурасында язылган кайтаваз-голограммаларны 10 сәгать узганнан соң да укырга мөмкин.

Динамик голография лазер сигналларының дулкын фронтын коррекцияләү (төзәтмә кертү), оптик сурәтләрне эшкәртү һәм көчәйтү, мохитне һәм анда бик тиз уза торган процессларны өйрәнү, динамик голографик элементлар – дефлекторлар төзү, нурланышны объектка фокуслау җайланмалары эшләү өчен кулланыла. Казан галимнәренең динамик голография өлкәсендәге тикшеренүләре Санкт-Петербург физика-техника һәм Дәүләт оптика институтлары, Белоруссия Республикасы (Минск) һәм Украина Республикасы (Киев) Фәннәр академиясенең физика институтлары белән хезмәттәшлектә уздырыла.

Әдәбият

Штырков Е.И. Рассеяние света на периодической структуре из возбуждённых и невозбуждённых атомов // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1970. Т. 12;

Штырков Е.И., Самарцев В.В. Резонансная динамическая голография и оптическое сверхизлучение // Электромагнитное сверхизлучение. Казань, 1975;

Денисюк Ю.Н. Голография и её перспективы // Журн. прикладной спектроскопии. 1980. Т. 33;

Нефедьев Л.А., Самарцев В.В. Оптическая эхо-голография // Журн. прикладной спектроскопии. 1992. Т. 57;

Gerritsen H. Nonlinear Effects in Image Formation // Appl. Phys. Lett. 1967. V.10.

Автор – В.В.Самарцев